18 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Республиканың төрле вузларында барлыгы 349 сабалы белем ала
1941 елдан башлап 17ноябрь көнне Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә. 1939 елда нацистлар яулаган Чехословакиядә прагалы студентлар һәм укытучылар Чехословакия дәүләтенең барлыкка килүен бәйрәм итәргә демонстрациягә чыгалар. Окупантлар гаскәре демонстрацияне куып тараталар һәм бер медицина студенты атып үтерелә. Ноябрь аенда фашистлар барлык студентлар торак йортларын камалышка алалар һәм 1200 ләп...
-
“Тургай” приютында тәрбияләнүче балалар Бөтенроссия VII “Варенье-2014” фестиваленең финалына узган [+фото]
10 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр балаларның Бөтенроссия VII "Варенье-2014" фестивале уза. Иске Икшермә авылы "Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар фестиваль кысаларында үткән "Шкатулка древности" конкурсында Икшермә авылын һәм анда яшәүче халыкның көнкүрешен чагылдырган кул эше белән финалга узган.
-
Татарстанда “КАМАЗ” йөртүче гаебе белән кеше гомере өзелгән
Татарстанның Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә. Мәгълүматларга караганда, кичә 15.45 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 72 нче километрында "КАМАЗ" автомобиленең 34 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган һәм, каршы як полосага чыгып, "ВАЗ-2109" җиңел автомобиленә бәрелгән. Җиңел...
-
Кыш Бабай Саба халкыннан хатлар кабул итә : иң оригиналь хат иясенә супер бүләк!
Россия Почтасы "Кыш Бабайга открытка" конкурсы оештыра. Ул 17 ноябрьдә старт ала һәм 2014 елның 10 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Шартлар бик гади - моның өчен: 1. Татарстанның теләсә нинди почта бүлекчәсендә "Кыш Бабай котлавы" хезмәтенә заказ бирергә; 2. Кыш Бабайны туган көне (18 ноябрь) белән котлап, кулдан ясалган открытка...
-
Сабаның “Тимерхан” һәм Мамадышның “Олимп” хоккей командалары арасында сезон ачу уены үтте
15 ноябрь көнне Лесхозның "Нарат" спорт комплексында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында Байлар Сабасының "Тимерхан" һәм Мамадышның "Олимп" хоккей командалары арасында 2014-2015 елгы сезонны ачу уены үтте. Исәп Мамадышлылар файдасына, 3:1.
-
Пүкәл авылында янгын чыккан [фото]
16 ноябрь көнне Саба районы Пүкәл авылындагы бер хуҗалыкта 10 сәгать 15 минутта янгын чыга. Ут телләре тиз арада 100 квадрат метр мәйданны биләп ала. Янгын чыгу сәбәпләре әлегә ачыклана. http://www.16.mchs.gov.ru