18 декабрь 2019 яңалыклары
-
РАЙОН ҮСЕШЕНӘ ҮЗ ИДЕЯЛӘРЕ БАР
Киләчәк хәзергә мәктәпләрдә белем алучы балаларга кала. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булсыннар өчен аларны җәмгыять тормышына яшьтән әзерләргә кирәк. Шул максаттан “Татарстан республика балалар оешмалары советы» иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән районнарда яшь гражданнар форумы уздырыла. Әлеге чарадан Саба яшьләре дә читтә калмады. Балалар иҗат үзәгендә үткәрелгән форумга 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары килде.
-
Казанда машина йөртүче бензовоз белән бәрелешеп һәлак булган
Авария Нагорный бистәсеннән 100 метр ераклыкта килеп чыккан.
-
Казанда Россиядәге иң биек яңа ел чыршыларының берсен урнаштырдылар
Казанның 35 метрлы чыршысы «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнаштырылган, ул 26 декабрьдә ачыла.
-
САЙЛАУДАН ЧИТТӘ КАЛМАДЫЛАР
22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында Олы Мәҗлеснең закон чыгару палатасына сайлаулар узачак. Әлеге мөһим вакыйгадан башка төбәкләрдә яшәүче Үзбәкстан гражданнары да читтә калмый. Шул уңайдан Республикабызның шәһәр һәм авылларында да әлеге сайлауга катнашу мөмкинлеге тудырылды.
-
Алабуга районындагы янгында ир-ат һәлак булган, аның 84 яшьлек әнисен коткарганнар
Иске Юраш авылында Муса Җәлил урамында бер катлы шәхси йорт янган.
-
Районыбыз – терлекчелектә лидер
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгак ясады. Андагы мәгълүматлардан күренгәнчә, мөгезле эре терлекләр санын арттыруда Саба районы лидерлар рәтендә. Шулай ук сөт җитештерү буенча да иң югары күрсәткечләр Кукмара, Балтач, Әтнә, Актаныш, Саба, Мамадыш, Әлки районнарында.
-
Татар киносының прокатка чыкмау сәбәпләре нәрсәдә?
Кичә кинематографчылар татар киносы язмышы турында сөйләштеләр. Аңлашылганча, татар киносы бар, ләкин аны прокатка чыгару – бәла. Бу нилектәй шулай килеп чыга?
-
ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ КОНКУРСЫ
Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде. Максаты – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене ачыклау, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен бәйрәм атмосферасы тудыру, балаларның һәм олыларның кышкы ялы өчен шартлар тудыру, Яңа ел чараларында катнашучыларның сәнгать иҗатын хуплау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну уяту.
-
Татарстанда җылы һава торышы сакланачак
Көндез термометр баганалары нульдән ике градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Аерылмагыз, булса да сәбәпләре
Бүген кешенең туганнан алып үлгәнчегә кадәр гражданлык хәле актын, халыкчан әйтсәк, язмышын теркәүче ЗАГС хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели.
-
ЗАГС хезмәткәрләренә
Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз! Башкарган хезмәтегез бик җаваплы һәм һәр кеше өчен гомер буе кирәк. Гражданлык хәле актларын язу китабы һәркайсыбызның гомер этапларын саклый. Сез гаиләләрнең рәсми теркәлүе башлангычында торасыз, яңа өйләнешүчеләр һәм яшь әти-әниләр шатлыгын уртаклашасыз, якыннарын югалтучыларга ярдәм итү сүзләрен табасыз. Вазифагызны җаваплылык тоеп, тиешле һөнәри дәрәҗәдә башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эшегездә һәм тормышыгызда һәрчак уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.
-
Татарстанда М7 трассасында җиңел машина белән фура бәрелешкән
Авария кичә кич республиканың Югары Ослан районында булган.