19 июнь 2019 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Яшен вакытында төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
-
Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасында Чемпионат. (Байлар Сабасы Зонасы, Шәмәрдән Зонасы)
Кичә, 2019 елның 18 июнендә, Байлар Сабасы бистәсенең пляж волейболы мәйданчыкларында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм 2019 ел сезоны ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының чираттагы уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы, Шәмәрдән зонасы).
-
Сәләт форумында 18 меңнән артык кеше катнашачак
VIII Халыкара яшьләр уку-укыту форумы 21 июньнән 5 августка кадәр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
-
Айваз Садыровны "хәерле сәгатьтә" китеп кал дия-дия, телевидениедән кайтарып җибәргәннәр
Айваз Садыров "Хәерле сәгатьтә" тапшыруында булуы турынла инстаграм битендә прост урнаштырган.
-
Татарстанда хәбәрсез югалган 499 кеше әле дә табылмаган
Хәбәрсез югалу фактлары буенча җинаять эше кузгатылмаган очракта, эзләү 10 ел дәвамында алып барыла.
-
Рушан Аббясов мөселманнар турында телетапшырулар булдырырга кирәк дип саный
"Россия 1" каналында «Мөселманнар» тапшыруында Россия халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында репортажлар эфирга чыга иде.
-
Казан ипподромында Сабан туенда Төркиягә сәфәр һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатыла
Лотереяда 2,5 мең кеше катнашачак.
-
Хезмәт һәм матурлык бәйрәме
Сабантуйны ел саен көтеп алабыз һәм ул һәрчак кабатланмас якты тәэсирләр калдыра. Узган якшәмбедә милли бәйрәмебез Бөрәгә райондашларыбызны һәм кунакларны бердәм җыйды. Күрше-тирә районнарда Сабантуйлары 8-9 июньдә үткәрелгәнлектән, халык та, аларга хезмәт күрсәтүчеләр дә, олысын-кечесен төрле уеннарда катнашырга чакыручылар да былтыргыдан күбрәк иде.
-
Лилия Хәйруллинаны дәүләт имтиханына кертмәгәннәр, киләсе елга калган
Гөлдания Хәйруллинаның кызы Лилия Хәйруллинаны дәүләт имтиханына кертмәгәннәр. Җырчы киләсе елга "утырып" калган. Бу хакта ул үзе хәбәр итә.
-
Путин белән туры элемтәгә миллионнан артык сорау килгән
Чара пәнҗешәмбе көнне узачак.
-
Йөрәгемә якын остазым
Илле елдан соң очраштылар бөек зат Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың укучылары. Арча педагогия көллияте шау чәчәктә утырган ап-ак шомыртларга тиң иде. Очрашу җылысы, аклык, сафлык бөркелә иде йөзләрдән. Балаларга 40-50 ел белем биргән шәхесләр башкача була да алмый.
-
ТАССрнын 100 еллыгы һәм Саба районына 90 еллыгы унаеннан районыбыз мәдәният бүлеге фотосүрәтләр барлый
2020 ел истәлекле даталарга бай. ТАССрнын 100 еллыгы һәм Саба районына 90 еллыгы унаеннан районыбыз мәдәният бүлеге фотосүрәтләр барлый.
-
Миңгәр сабан туе быел түләүле буламы?
Быел Миңгәр сабан туен күрү өчен билет алырга кирәк булачак. Бу турыда үзенең инстаграм битендә Газинур Фәйзуллин яза.
-
“Тоннель” операциясе була
Агымдагы атна уртасында ЮХИДИ инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне ачыклау максатында “Тоннель” операциясе үткәрә.
-
ТАТУ: ГОМЕРЛЕК «КИЕМ»
Хәзерге заманда татуировка асоциаль атрибут булудан туктады. Өлкәннәр аларны яшьлек хатасы, тилелек билгесе дип саный, ә яңа буын өчен ул – аерылып тору, үз-үзеңне күрсәтү яки «трендта булу» ысулы.