19 июль 2015 яңалыклары
-
Инкассатор Игорь Богаченконы сак астында тоту вакыты озайтылды
Казанның Вахитов районы суды Игорь Богаченконы сак астында тоту вакытын озайтты. Моннан тыш, инкассаторның җинаятьтәшләре дә сак астында калдырылды. Әйтелгәнчә, тикшерү эше азагына якынлаша. Тиздән җинаять кылуда шикләнелүчеләр тикшерү материаллары белән таныша алачак. Шуннан соң җинаять эше судка тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, 23 гыйнварда инкассатор булып эшләүче Игорь Богаченко хезмәттәшенә атып,...
-
«Бумер»да уйнаган Игорь Арташонов вафат [+фото]
Мәскәүдә яшәүче 53 яшьлек актер кичә төнлә вафат була. Аны күпләре «Бумер» фильмындагы Паха дип беләләр. Үлемгә китергән төп сәбәп алкоголь эчемлекләр белән мавыгу дип санала.
-
Татар китапларына бәя төшкән
Татарстан китап нәшрияты Әдәбият елы уңаеннан шактый гына басма китапларга бәяне төшергән. Арада 20, 25, 30, хәтта 15 сумлык китаплар да бар. Һәм нинди китаплар әле! Интертат.ру хәбәр иткәнчә, Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты "Түбән бәя" акциясен игълан иткән. Нәшриятның социаль челтәрләрнең берсендә хәбәр ителгән белдерүеннән...
-
Рөстәм Миңнеханов: "Иң текә Сабан туе - Красноярскида"
18 июль кичендә Красноярск шәһәрендә Татарстан сәнгатькәрләре зур концерт куйды. Енисей елгасы буенда утырган Себер каласында XV Федераль Сабан туе ачылуы уңаеннан оештырылган концертны карарга килгән тамашачыларга Татарстан һәм татарлар сәламен Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бәйрәм концерты шәһәрнең "Гранд Холл Себер" комплексында узды. Танылган җырчылар, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле,...
-
Ришат Фазлыйәхмәтов җиһаз ясап сата башлаган
Эстраданың талантлы җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрдә "заказ буенча йорт һәм офислар өчен җиһазлар җитештерәбез. Һәр клиентка индивидуаль караш, илтеп бирү бушлай" дип язып куйган. Әллә Ришат үз эшен ачып җибәргәнме? "Инде күптәннән үз эшемне ачу теләге бар иде. Шушы ният белән әле күптән түгел генә дус егет белән икәү...
-
Яшь җырчы Айгөл Рәхимова кабат укырга керә
Үзем өчен, белемемне арттыру максатыннан, Казан федераль университетының Икътисад, финанс һәм идарә институтына укырга керергә булдым. Бер югары белемем булгач, имтиханнар тапшырып торырга кирәкми икән, - ди Айгөл. Ландыш КӘБИРОВА Шәһри Казан
-
Кама елгасында тагын бер гигант балык тотканнар [+фото]
Балыкчыларның хыялы - барысын да шаккатырып, үзең буе балык тотудыр инде. Безнең таныш егетләрнең бу хыялы тормышка ашкан - тоткан җәеннәре (сом) үзләреннән бер башка озынрак та әле. Бу «монстрны» Кама елгасында, Саескан тавы күпере астында тотканнар. Балыклары 56 килолы! - Без Рөстәм белән ул көнне җәенгә түгел, сыла балыгына...
-
Бүген 25 градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә 19 июльдә Татарстанда 25 градус җылы булачак.