19 август 2015 яңалыклары
-
Бәяләр тагын да арта
Кибетләр челтәрләрен ашамлыклар белән тәэмин итүче ширкәтләр азык-төлекнең кайбер төрләренә бәяләрнең артуын хәбәр итте.
-
Бүген Саба районында яңгыр көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Республикада уртача һава температурасы көндезге сәгатьләрдә - 10-15 градус җылы булачак. 20 августка каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны...
-
4нче класста да БДИ белән интектерәчәкләр
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы түбән сыйныфлар өчен тикшерү эше кертә. 2016нчы елда 4нче класс укучылары урыс теле, математика һәм әйләнә-тирә дөнья фәненнән имтихан бирәчәк. Министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк сүзләренчә, шушы юл белән алар балаларның белемен тикшерәчәк, әлеге сынау 9,11нче класстагы имтихан алдыннан психологик киртәләрне узуга әзерлек булып торачак....
-
Чирәмлектә ял иткән хатын-кызны елан чаккан
Казанда 39 яшьлек бер хатынны елан чаккан. Зыян күргән хатын-кыз чирәмлектә ял иткән. Үлән арасында качып торган елан аңа ташланган. Елан агуы хатында көчле аллергия тудырган. Гомумән, август аенда алты татарстанлы елан чагу сәбәпле больницага мөрәҗәгать иткән. Безнең гәҗит
-
1нче июльдән кертелгән яңа закон нигезендә Татарстанда беренче катгый җәза бирелгән
Хәмер капкан килеш руль артына утырган өчен 1нче июльдән яңа закон кертелгән иде. Аның нигезендә Татарстанда беренче катгый җәза бирелгән. Кайбыч районының бер авылында яшәүче 32 яшьлек ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре ике тапкыр руль артында исерек килеш тоткарлаган. Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Суд аны 330 сәгать мәҗбүри эшкә...
-
21 август - Килдебәк авылында халык җыены
-
20 август - Явлаштау авылында халык җыены
-
19 август - Иштуган авылында халык җыены
-
19 август - Бөтендөнья гуманитар ярдәм көне
-
55 ел элек бу көнне Белка һәм Стрелка галәмгә оча
-
Бүген, 19 август, "тельняшка"ның туган көне