19 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Сатыш авылында юл ремонтлары
Сатыш авылында, гражданнарның үзара салым акчасы хисабына, Ленин урамы юлы ремонтланды. Эшне ООО "Рамазан" һәм АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкарды.
-
Иртәгә Әлфия Авзаловага кабер ташы куялар
Яңа Татар зиратында искә алу чаралары иртәнге унда башлана.
-
Казан «Зенит»ы Россия кубогында икенче җиңү яулады
Кичә Казанның «Зенит» волейбол клубы үз сериясендә Россия кубогында икенче җиңүгә иреште. Татарстан башкаласында Сосновый Бордан килгән «Динамо-ЛО» белән матч 3:1 исәбе белән тәмамланды.
-
Казанда «Батыр» спорт комплексында янгын вакытында 200 кешене урамга чыгарганнар
Янгында зыян күрүчеләр юк.
-
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен хәйрия концерты
Саба муниципаль районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр алдында, матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән, Иске Икшермә авыл клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Үзләренең биюләре, җырлары белән катнашучылар әби-бабайларның берсен дә битараф калдырмадылар.
-
Чәчкә 24 ел элек булган хәлләрне искә ала: «Балачак дип әйтеп булса иде аны»
Популяр җырчы Чәчкә үзенең балачак хатирәләре белән бүлешә. Тулырак -> Чәчкә 24 ел элек булган хәлләрне искә ала: «Балачак дип әйтеп булса иде аны» | Tatar Today - татар яңалыклары.
-
“Коровка” кәнфите
Кирәк булачак: 1 кап атланмай, 250 гр 20 %лы каймак, 1 кг шикәр.комы
-
Гөлсирин Абдуллина: «Әнкәй, мин еламыйм…»
Җырчы Гөлсирин Абдуллина үзәккә үтә торган җыр башкарган һәм аны видеога төшереп сәхифәсенә урнаштырган.
-
Татарстан Варислары Берлеге туган көне
1990 елның 15 сентябреннән Татарстанда «Татарстан Варислары Берлеге» балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата ТВБ туган көне буларак билгеләп үтелә.
-
Атна ахырында Казанда беренче кар яварга мөмкин
Бүген Татарстан башкаласында шактый суытачак.
-
Казанда тротуарга очып чыгып киткән иномарканы видеога төшергәннәр
Юл-транспорт һәлакәте бүген Гагарин һәм Короленко урамнары чатында булган.
-
Табиблар магнит давылы вакытында чәй һәм кофе эчмәскә киңәш итте
"Мондый һава шартларында күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләренә өстенлек бирергә кирәк", - ди Андрей Крицкий.
-
Казаннан Санкт-Петербургка даими авиарейслар ачыла
Самолётлар дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очачак.
-
Кабак бәйгесенә чакыру
Хөрмәтле сабалылар! “Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе сезне "Лесная сказка" күңел ачу комплексында 20 сентябрьдә үткәреләчәк "Кабак бәйрәме"нә чакыра! Конкурста иң зур кабак үстерүче ачыкланачак.
-
19 сентября - День рождения «Смайлика»
Каждый год 19 сентября отмечается необычный праздник — День рождения дружелюбного электронного символа — День рождения «Смайлика».