19 октябрь 2021 яңалыклары
-
Туктар авылның иске зираты киртәләнеп алынды
Соңгы елларда үзара салым ярдәмендә райондагы авылларның йөзе зур үзгәрешләр кичерә. Авыл урамнары, чишмәләр төзекләндерелә, балалар мәйданчыклары ясала һәм бик күп төрле башка эшләр эшләнә. Быел Килдебәк авыл җирлегенең Туктар авылында үзара салым исәбенә, авылның иске зираты киртәләнеп алынды. Эшне “Кристалл” җәмгыяте башкарды. Төзүчеләр барлыгы 522 метр койма эшләделәр.
-
Россиядә эшләми торган көннәр кертү турындагы карарны иртәгә кабул итәчәкләр
Коронавирус таралу фонында сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш арта бара һәм бу очракта алданрак карап эш итәргә кирәк, дип искәртте РФ Хөкүмәте башлыгы.
-
Голикова 30ыннан 7 ноябрьгә кадәрге чорны ял көннәре дип игълан итәргә тәкъдим итте
Вице-премьер моны коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең киеренке булуы белән аңлата.
-
Россиядә пандемия башланганнан бирле бер тәүлектә ковидтан иң күп пациент үлгән
Мәскәүдә – 73, Санкт-Петербургта – 68, Мәскәү өлкәсендә 7 кешенең гомере өзелгән.
-
Эзмә урта мәктәбе укучылары авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар
Эзмә урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенә килделәр. Укучылар сыерлар һәм бозаулар торакларында, машина-трактор паркында булдылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эше белән таныштылар.
-
Татар композиторы Илдус Якупов вафат
Композиторның коронавирус инфекциясеннән соң өзлегүләр нәтиҗәсендә йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 86 яшь иде.
-
Татарстанда электрон паспортлар рәсмиләштерелә башлаячаклар
Яңа документ үзара бәйләнгән ике элементтан гыйбарәт булачак.
-
Башкортстанда фальсификация: Илеш районы татарларын башкорт дип яздыралар
Рәсми мәгълүматлар буенча, Башкортстанда иң күп башкортлар яшәгән район – Илеш районы. Ул Татарстанның Актаныш районы белән чиктәш. Анда чыннан да башкортлар яшиме, әллә башкортлар саны татарларны башкорт дип яздыру исәбенә артамы? Журналист Рәмис Латыйпов Илешкә барып, үз күзләре белән күреп кайтты: Илештә көчле фальсификация бара!
-
Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика эше белән таныштылар
"Saba balahoner" программасы кысаларында, Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр.
-
Олы Кибәче авылында Солнечная урамына, үзара салым акчасы хисабына, суүткәргеч торба сузылды
Фоторепортаж.
-
Эшмәкәрләр QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала
Эшмәкәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре җавап бирә.