19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Наркотиклар белән сату итүче 23 яшьлек кеше тоткарланган
Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстан идарәсе наркотикларның яңа төрләре - тарту катнашмасы "спайс"лар һәм синтетик "марка"лар барлыкка килүен хәбәр итә, һәм шул уңайдан ата-аналарны балаларына аеруча да игътибарлы булырга чакыра. Тарту катнашмалары проблемасы хакында газетада даими язылып килә. Шулай да яманлык тиз тарала, дигәндәй, профилактика максатыннан кабат бу темага...
-
Башына кирпеч белән суккан өчен бер бәндә күршесен типкәләп үтергән
Әлмәт суды күршесен типкәләп үтергән 44 яшьлек Ш.га карата хөкем карары чыгарды. Аны 7 ел да 3 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрделәр, дип белдерә "Әлмәт таңнары" басмасы һәм вакыйганы сурәтли. Быел июль аенда Ш. исерек килеш күршесе белән талаша. Ир-атлар арасында бәхәс кыза, алар сугыша ук башлый. Күршесе Ш.ның...
-
Сабалылар Казанда узган ярминкәдә 3 миллион сумлык товар тәкъдим иткән
Узган шимбәдә сабалылар Казан халкын ит, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчә белән куандырды. Барлыгы 3 миллион сумлык товар тәкъдим ителгән. "Мөхәммәтшин", Урта Саба", "Сатыш" җәмгыятьләре алып килгән сөт, Олыяздагы "Яз" җәмгыятенең сөт продуктлары, "Курсабаш", "Юлбат" хуҗалыкларының бөртеклеләрен, шәхси хуҗалыкта үстерелгән бәрәңгене дә бик яратып алган шәһәр халкы. Авыл җирлекләре һәм...
-
Кукмарада үгез хуҗасын сөзеп үтергән
500 килограммлы үгез абзар ишегенә куелган чыраны бәреп чыгып, 80 яшьлек хуҗасына ташланган. Әлеге фаҗигале вакыйга Кукмара районында була. Канлы күренешне очраклы рәвештә күрше малае күзәтә. Яшүсмер ярдәм сорап кычкырган тавыш та үгезне сискәндерми. Тиз арада җыелган ир-атлар кул астындагы кораллар ярдәмендә көч-хәл белән үгезне куа ала. Зыян күргән пенсионер...
-
ТР Саба нотариаль округы нотариусы кабул итә
Россия Федерациясе субъектларында балаларга Бөтенрәсәй хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында ТР Саба нотариаль округы нотариусы 2014 елның 20 ноябрендә 13.00-17.00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча кабул итү үткәрә: Байлар Сабасы, Заводская урамы,19 йорт (Бердәм тәрәзә хезмәте бинасы).
-
Хезмәткә чакырылучы яшьләрнең хокукларын яклау максатында “Кайнар элемтә” телефон линиясе ачыла
Агымдагы елның 21 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләрнең хокукларын яклау һәм аларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында "Кайнар элемтә" телефон линиясе ( 8(843) 236-40-17, 8 (843) 236-40-98, 8(843) 236-40-62) ачылачак. Бәхәсле вәзгыятьләргә ачыклык кертүдә, җентекле мәгълүмат бирүдә гражданнарга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил, хәрби комиссариат вәкилләре, яшь юристлар берлеге әгъзалары...
-
Шекше авыл җирлегендә яшәүче хәмер колына әйләнгән ата-анага сентябрь һәм октябрь айларында биш беркетмә төзелгән
12 ноябрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 20 административ материал каралды. Аларның күбесе ата кешенең аракы эчкән хәлдә балигъ булмаган балалары каршында тавыш чыгарып, гаилә тынычлыгын бозуга кагылышлы иде. Бу юлы административ хокук бозучылар арасында Мичән, Шекше,...