20 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстанлы 84 яшендә өйләнгән
Аны шәһәрдә иң карт кияү дип билгеләгәннәр. Чаллыда узган елда иң өлкән кияүгә 84 яшь булуы ачыкланган. Ә 71 яшьлек әби - иң өлкән кәләш. Татарстанда олы яшьтә никах укытучылар, ЗАГС торучылар шактый, ди белгечләр. Әлмәт таңнары
-
Сыйфатсыз ягулык өчен нибары 20 мең штраф түләтәләр
Менә сиңа мә: болай булгач, сыйфатсыз ягулык сатучылар тагын да артачак инде... Бензинда күкерт нормадан 10 тапкыр артык булган өчен, Бавлыдагы бер ягулык станциясе җитәкчесен 20 000 сум штрафка тартканнар. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчене административ җаваплылыкка тартырга дигән карар чыгарган. Әлмәт таңнары
-
Хезмәт хакын тоткарлаучылар 2 миллион сум штраф түли
Хезмәт хакын ике ай тоткарлаган оешмаларга 2 миллион сумга кадәр штраф салырга. КПРФ фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты тәкъдим иткәннәр. Беренчел документларда штраф урынына законны бозган җитәкчеләрне эш урыннарыннан алу, 3 елга иректән мәхрүм итү кебек альтернативалар да каралган. Әлегә закон проекты тикшерелә. Шәһри Казан
-
Инсульттан кара тмин коткара
Кара тмин дәвасы турында безгә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) чорыннан ук билгеле. «Бу дәва, үлемнән тыш, барлык чирләргә да каршы торырлык», - дип әйтеп калдырган Рәсүлебез. Кара тмин гипертоникларның кан басымын көйли. Кан басымы югары булганда, бер чәй кашыгы кара тмин орлыгы алып, аны порошок хәленә килгәнче төяргә һәм 250 мл...
-
Илсөя Бәдретдинова өч бүлмәле фатир алган
Хатын-кызлар бу дөньяда барлык эшләрне үзләре башкарып чыга алалар. Алар өчен чикләр юк. Мәсәлән, күптән түгел Илсөя Бәдретдинова 3 бүлмәле фатир сатып алган. Ремонт эшләрен дә башыннан ахырынына кадәр үзе башкарган. Квартираның бер бүлмәсен ул бик оригиналь ясап чыккан: түбәсе кап-кара, стеналары кызыл, ә мебель ак төстән, дип яза "TMTV"...
-
Татарстан табиблары буранда өшегән баланың аякларын коткару өчен тырыша
Татарстанда 9 яшьлек малай буранда әбисенә кунакка барган җиреннән адашып, кар көртендә чак кына өшеп үлмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 17се төнге 3тә Шырдан станциясе тирәсендә тимер юл буенда адашып йөргән бала турында хәбәр килеп ирешә. Татарстан полицейскийлары һәм тимер...
-
Сабада кинотеатр ачылырмы
Русиядә игълан ителгән Кино елы программасы буенча, гомуми халкы 100 меңнән артып киткән торак пунктларда кино күрсәтү заллары барлыкка киләчәк. Һәр кинозал өчен 5 миллион сумга кадәр акча бүленеп биреләчәк. Татарстанның алты районында - Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Тәтеш, Әгерҗе һәм Мамадыш районнарында да кинотеатрлар ачылачак. Саба районында исә 31 меңнән...
-
Бензинның бер литры 39 сумга җитәчәк
Русиядә ел башыннан бензинга яңа акцизлар гамәлгә кертелде. Бишенче класслы бензинның акцизы 2000 сумга артып, бер тоннасы - 7530 сумны, дүртенче класслысы, 3200 сумга артып, 10500 сумны тәшкил итәчәк.
-
Тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлын төзү кичектерелә
Тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлын төзи башлау һәм эшне төгәлләү кичектерелә. Төзелеш графигына үзгәрешләр кертелгән. 2020нче елда тәмамларга дип планлаштырылган Мәскәү-Казан тимер юлы 2021нче елда эшли башларга мөмкин. Төзелешне 2017нче елда башларга җыеналар. Тимер юл Мәскәүдән Казанга Владимир, Түбән Новгород һәм Чабаксар шәһәрләре аша узачак. 770 чакрым араны ул 3...