20 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Скрапбукинг – түземнәр шөгыле
Шәмәрдәндә яшәүче Алсу Юнысова матурлыкны җан җылысы белән тудыра.
-
21 гыйнварга һава торышы
21 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -15..-20˚, аязганда -25˚, көндез -10..-15˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды
Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.
-
МЧС хезмәткәрләренә 19 яңа янгын сүндерү машинасы ачкычлары тапшырылды
Узган елның җәендә Татарстан Президенты республика янгын сүндерүчеләренә һәм коткаручыларына 33 янгын сүндерү, коткару һәм җиңел автомобиль ачкычларын тапшырган иде инде.
-
Байлар Сабасы бистәсендәге чишмәләрнең суы лаборатор тикшерүгә җибәрелде
Чишмәләр – яшәү чыганагы, шуңа да соңгы вакытта бистәбездә чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Халык аеруча яратып йөри торган Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан Кәли чишмәсе төзекләндерелгәннән соң, аның суын кулланучылар тагын да артты.
-
Татарстанда суның һәр бишенче җир асты чыганагы санитария нормаларына туры килми
Узган елда хәл Тукай, Мөслим һәм Минзәлә районнарында начарланды.
-
Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады
«Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.
-
Син бу чирдән көчлерәк, Аделина!
2018 елда 3 яшьлек Саба кызы Аделина Абдуллинага острый лимфобластный лейкоз дигән куркыныч диагноз куелуы, кызга тиз арада 29 миллион сум акча җыелып, Германиягә дәваланырга китүен белмәүчеләр юктыр. Аделина әнисе белән 2 ел ярым Мюнхен шәһәрендә дәваланып, бу көннәрдә кыска гына вакытка Сабага якыннары белән күрешергә кайтты. Мең газапларны кичергән сабый һәм әнисе Алинә Даут кызы белән без дә очрашып сөйләштек.
-
Татарстанда Covid-19 пандемиясе вакытында башка инфекцияләрне өч тапкырга азрак йоктырганнар
Эчәк инфекцияләрен төркем белән йоктыру 2020 елда теркәлмәгән.
-
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию нефтяной резервуар в Пермском крае
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию новый резервуар для хранения нефти на линейной производственной диспетчерской станции (ЛПДС) «Пермь» Пермского районного нефтепроводного управления.
-
Илбашы котлавын алдылар
Шушы көннәрдә Сабада яшәүче Гөлсылу Нурислам кызы Йосыпова да үзенең 90 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Гөлсылу Йосыпова да дәһшәтле сугыш елларының бар авырылыгын үз иңнәрендә күтәргән мөхтәрәм ветераннарыбызның берсе.
-
Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканалга исем сайлады
Телеканал республиканың нефть төбәгендә тапшырылачак.
-
Бер көндә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан
Әлегә вакциналаштырылган татарстанлыларның күбесе беренче дозаны гына алган.
-
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Бүген Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган көне. Аңа 84 яшь тулды. Әлеге уңайдан аны Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы сәхифәсендә котлады.
-
Мини-футбол буенча Саба районы чемпионатының призерларын бүләкләү
19 нчы гыйнварда Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы призерларын бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович катнашты.