20 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
«Шоколад» балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе -2022” бәйгесенең II туры узды
Әлеге бәйгедә Сабаның “Бәләкәч”, Лесхозның “Ләйсән”, Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчалары тәрбиячеләре көч сынашты. Аларга “Шоколад” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик теләп ярдәмгә килде. Чит балалар бакчасы, бөтенләй башка мохит, моңарчы таныш булмаган балалар! Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләргә җиңел булмагандыр. Тик алар барысыда куелган бурычны уңышлы башкарып чыкты. Тәрбиячеләр бәйгегә югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде.
-
21 гыйнварга һава торышы
21 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -8..-13˚, , аязганда -16˚, көндез -5..-10˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
"Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә “Саба чишмәләре” ансамбле концерт куйды
“Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә күңелле чаралар үткәреп бара. “Саба чишмәләре” ансамбле үзенең концерты белән сөендерде. Концерт моңлы җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучы өлкәннәребез яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алдылар.
-
Думада 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон кабул ителде
Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте.
-
Шәмәрдән лицее укучылары тимурчылык эше белән шөгыльләнә
Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ветераннар билгеләнгән, дәрестән соң укучылар аларның өйләренә барып, йорт биләмәсен кардан чистарталар, өй эчендәге эшләрдә дә көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр.
-
АО «Транснефть – Прикамье» в 2021 г. заменило реконструировало более 50 км линейной части магистральных трубопроводов
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программ технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта производственных объектов предприятия за в 2021 году. Выполненные работы позволят обеспечить промышленную, экологическую безопасность и эксплуатационную надёжность производственной инфраструктуры
-
РЕГИНА ГАЛИӘХМӘТОВА: “Һәр һөҗүмне җентекләп уйлау кирәк”
Гомерендә кулына бер мәртәбә генә булса да бадминтон ракеткасы тотып карамаган кеше бармы икән! Чөнки аны махсус мәйданчык булмаган җирдә дә уйнарга була. Иштуган кызы Регина Галиәхмәтова да 2нче сыйныфта укыганда кулына ракетка ала һәм шуннан соң аннан аерылмый. Хәзер бу спорт төре белән профессионал дәрәҗәдә шөгыльләнә.
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә янгын сүндерү машиналары тапшырылды
Соңгы ике елда республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автопаркы 50 берәмлек янгын сүндерү техникасы белән тулыланган, тагын 75е ремонтланган.
-
Татарстанда гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алуга документлар кабул ителә башлый
Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә.
-
Бүген республикабызның беренче Президенты туган көн котлаулары кабул итә - Минтимер Шәймиевка бүген – 85 яшь!
Минтимер Шәймиев үзенең барлык гомерен Татарстанга багышлады. Хезмәт юлын Мөслим районында инженер булып башлап, Россия төбәге лидеры дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул җитәкләгән команда 90 нчы авыр елларда республиканы үстерүгә зур өлеш кертте. Хәзер дә ул Татарстан тормышында актив эшләвен дәвам итә, “Яңарыш” фондын җитәкли, Халыкара диалогны ныгытуда ЮНЕСКОның махсус илчесе булып тора.
-
Бүген Сабага кытайлылар килде
Бүген Сабага эшлекле сәфәр белән «СыЧуань - Чувашия» Кытай агросәнәгать компаниясе вәкилләре килде. Алар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән түгәрәк өстәл артында сөт һәм сөт продукциясе эшкәртү буенча сәнәгать комплексы төзелеше буенча эшлекле әңгәмә алып бардылар.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә юллар даими рәвештә кардан чистартылып тора
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары даими рәвештә кардан чистартылып тора.
-
Грант алу – зур җаваплылык
Бүген "Сабама хезмәт итәм” проектына старт бирәбез. Аның геройлары – үз тырышлыклары белән тормышта уңышка ирешкән, районыбыз үсешенә зур өлеш кертүче, аның данын еракларга таратучы, гомумән, хезмәт-шөгыльләрен, эшмәкәрлек эшчәнлекләрен туган ягына багышлаган Саба кешеләре булачак. Проектыбызның беренче кунагы – фермер Радик Ясәви улы Халиков.
-
Балтач районы Норма авылында язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була
Очрашу «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берлектә оештырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады
«Сез — Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең хәзерге моделе архитекторларының берсе, яңа Россия дәүләтчелеген төзүгә, аның федерализмы һәм демократиясе нигезләрен ныгытуга гаять зур өлеш керттегез», диелгән котлау мөрәҗәгатендә.