20 февраль 2021 яңалыклары
-
"Җырлап яшик туган илебездә"
Кичә Түбән Утар авыл клубында "Җырлап яшик туган илебездә" дип исемләнгән концерт программасы белән Сәрдә авыл клубы үзешчәннәре кунак булды. Концерт программасы Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Бу кичтә тамашачылар кызыклы театраль номерларга, төрле стильләрдәге биюләргә тамаша кылды, берсеннән берсе матур эстрада һәм татар халык җырларын ишетте.
-
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең 2нче зона этабы
19 февраль көнне Байлар Сабасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең 2нче зона этабы узды. Анда Арча, Балтач, Кукмара һәм Саба районнарыннан командалар катнашты.
-
Дамир Фәттахов Татарстанда #нашизащитники акциясенә старт бирде
Instagram социаль челтәрендәге битендә министр әтисе белән хәрби формадагы фотосурәтен урнаштырып, аның үз тормышында роле турында сөйләгән.
-
Югары Утар балалар йорты интернатында “Күңелле стартлар”
18 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңелле стартлар уены оештырылды.
-
Якындагы көннәрдә Татарстанда — 38 градуска кадәр салкынайтачак
Синоптиклар фаразлавынча, республика территориясендә аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Республика һөнәри конкурсы "Ел тәрбиячесе-2021" зона этабы
Саба районы Шәмәрдән 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмалары педагоглары арасында республика һөнәри конкурсы “Ел тәрбиячесе-2021” зона этабы үткәрелде. Үзләренең һөнәри осталыкларын Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан 15 тәрбияче күрсәтте.
-
Мишә авыл җирлегендә парламент дәресләре
Атна дәвамында, 15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан – уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре узды.
-
Әфганчылар истәлегенә волейбол ярышлары
Бу минутларда Байлар Сабасының "САБА-АРЕНА" спорт сараенда әфганчылар истәлегенә волейбол ярышлары үтә.
-
Ветераннар командалары арасында мини-футбол чемпионаты тәмамланды
17нче февральдә авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективлары ветераннар командалары арасында (40+) мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 8 команда катнашты, ә бу 80нән артык катнашучы.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә «Җитез куллар» программасы дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәребез ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.
-
КРОССВОРД
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Тиздән бик якын һәм күркәм бәйрәмнәребез якынлаша. Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан без дә сезнең өчен үзенчәлекле бүләк әзерләдек. Башваткыч көчле ир-затларыбыз һәм гүзәл ханымнарыбызга кагылышлы сораулардан әзерләнде. Рәхим итеп чишегез һәм тиз генә дөрес җавапларны редакциябезгә (sabatannar@rambler.ru) юллагыз.