20 май 2014 яңалыклары
-
Саба мәчетендә дин сабагы алучы балалар Изге Болгарда узган республикакүләм бәйгегә барды [+фото]
Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Саба мәчетенә йөреп дин сабагы алучы малайларны һәм кызларны Изге Болгар җиренә республика буенча уздырыла торган бәйгегә алып бардылар. Отсазлары Тәнзилә хаҗия Йосыпова һәм Алмаз хәзрәт Гаянов алар белән алдан хәзерлек чаралары күргәннәр иде. Балалар белән әниләргә бару мөмкинлеге бирү безнең өчен олы бүләк булды....
-
Теләче-Әбде юлындагы юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән [+фото]
18 май көнне 7 сәгать 20 минутта Теләче-Әбде юлының 7 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт куйган ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр [+фото]
Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф өлкәсендә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдә фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү районыбызда күркәм гадәткә әйләнде. Әлеге чараның иң тәүгесе Сабабаш төп мәктәбендә 1995 елда узган. Беренче очрашуда 200 мәгариф ветераны катнашса, инде сафлар сирәгәйгән, ачлыгын да, юклыгын да үз җилкәләрендә күтәргән хезмәткәрләр инде районда...
-
Әлмәт туберкулез диспансерының тәрәзәсеннән авыру хатын-кыз ташланган
Тәрзәдән ташланган хатын-кыз Әлмәт туберкулез диспансерында дәваланган. Ул бинаның 4 нче катыннан сикергән. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар. Әлеге хатын-кыз наркология диспансерында да учетта торган, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.
-
Район балалар китапханәсендә гаилә көненә багышланган әдәби сәгать үткәрелде [+фото]
Район балалар китапханәсендә "АБВГДЕЙКА" клубы һәм аларның әти-әниләре өчен 15 май да үтеп узган "Гаилә көне" уңаеннан "Тормышта иң мөһиме - гаилә" әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр барлык әти - әниләрне һәм балаларны шушы бәйрәм белән котлап уздылар. Китапханәче Гарипова А.М. махсус әти-әниләр өчен ясалган "Гаилә УКУ почмагы" киштәсен тәгъдим итте....