20 май 2015 яңалыклары
-
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшебез Фәнил Мәүлетовка хөкүмәт бүләге тапшырды [+фото]
-
Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты [фоторепортаж]
-
Иртәгә Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак.
Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы хәбәр итүенчә, быел республика мәктәпләрен 34 мең укучы тәмамлый. Шуларның 17500е 11нче сыйныф укучылары. Һәр мәктәптә әлеге истәлекле көн уңаеннан тантаналы линейкалар, төрле чаралар узачак. Традиция буенча чыгарылыш сыйныф укучыларын артистлар да котлаячак. Бу юлы Казан укучылары өчен "Казан-Арена" стадионы каршында танылган җырчылар белән бер...
-
Жирафлар чынлыкта ничек йоклыйлар
Жирафлар кешеләр белән чагыштырганда бик аз вакыт йоклыйлар. Аларның йокы вакыты тәүлеккә 2 сәгаттән дә артмый. Жирафлар басып кына йоклый дигән сүзләр дә дөрес. Яшь жирафлар тәүлеккә 30 минут йокласа, олыларның йокылары исә 10-15 минутта туя.
-
Талпаннардан саклану турында 4 сорау
Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгенең йогышлы авырулар чыганагы бүлеге җитәкчесе Люция Садреева җавап бирә. Талпаннардан кайсы чорда сакланырга кирәк? Апрель аеннан башлап беренче кар төшкәнгә кадәр. Ә агрессия чоры май аена туры килә. Урман бетләре күбесенчә нинди урыннарда булалар? Яфраклы һәм ылыслы агач урманнар, үләнле болыннар, күл, елга буйлары, урман...
-
Арчада 30 яшьлек ир-ат яңа танышкан кызны буып үтерә
2014 елның 25 апрелендә кылынган җинаять өчен 30 яшьлек Рөстәм Галимҗановка карата хөкем карары чыгарылды. Ул Россия Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 1 нче бүлеге (үтерү) буенча гаепле дип табылды. Бу хакта Татарстан прокуратурасыннан хәбәр иттеләр. Суд ачыклаганча, бу көнне Галимҗанов әле 10 көн чамасы элек кенә танышкан 30 яшьлек...
-
Эш машинасын туйлар уздырганда арендага биреп үзенә акча эшләгән
Апас районы башлыгы эш машинасын туйлар уздырганда арендага биреп торган. Туйга дип бизәлгән ак BMWны Русия автомобильчеләре Федерациясе активисты Казан шәһәрендә күреп ала. Активистның бәлки әллә ни исе дә китмәгән булыр иде - Казанда кыйммәтле туй машиналары азмыни - әмма, аның игътибарын машинаның «О 089 АА 16» дигән номеры җәлеп...
-
Чирәм җәю 200 мең еврога төшәчәк
24нче июльдән 9нчы августка кадәр Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге ярышлар өчен «Казан-Арена» футбол стадионындагы газонны алып, йөзү бассейннары төзеделәр. Республикабызның спорт министры Владимир Леонов, стадионга яңадан чирәм җәю 200 мең еврога төшәчәк, дип белдерде. Безнең гәҗит
-
Бушка җир бирү турындагы канун проекты эшләнелгән
Инвалидлар һәм аларның гаиләләренә шәхси хуҗалык алып бару, торак төзү өчен бушка җир бирү турындагы канун проекты эшләнелгән. Шушы көннәрдә ул Дәүләт Думасында каралырга тиеш. Әлеге документка аңлатма язуыннан аңлашылганча, инвалидларны социаль яклау турындагы канун буенча, әлеге категория кешеләргә җир кишәрлеге беренче чиратта бирелергә тиеш. Әмма Җир кодексында андый норма...
-
Ветераннар Идел буйлап сәяхәткә чыкты
Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 сугыш ветераны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган Казан - Мәскәү - Казан маршруты буенча Идел буйлап 10 көнлек сәяхәткә чыкты. Катнашучыларның иң олысына - 93, иң яшенә 71 яшь. Безнең гәҗит
-
Гаиләнең бай булуыннан көнләшеп балаларын үтермәкче булган
Казанда 30 яшьлек Оксана Клейманны ике яшьлек малайны буып үтерергә теләүдә гаеплиләр. Узган елның 7нче мартында Оксана бала караучы булып эшкә урнаша. Әмма эшләү дәверендә балаларга карата нәфрәт туа, ул гаиләнең бай булуыннан көнләшә. 1нче августта авырып киткән баланы караучысы белән республиканың балалар клиник больницасына җибәрәләр. Оксана сабыйның авыр сулавын...
-
Президент улы зур күләмдә акча урлауда гаепләнә
Русия Австриядән «Башнефть» ширкәтенең элекке җитәкчесе Урал Рәхимовны кулга алып үзенә җибәрүен сорый. «Башнефть» ширкәте хиссәләренең урлануын тикшерү эше белән бәйле мөрәҗәгатен Русия Австриягә җибәрде. Билгеле булганча, ширкәтнең элекке җитәкчесе, Башкортстанның элекке президентының улы Урал Рәхимов тикшерүдән качып Австриядә яши. Русиядә аңа зур күләмдә акча урлауда гаепләү белдерелгән. Безнең гәҗит
-
Полина Гагарина "Евровидение-2015"нең финалына чыкты
Шулай итеп, Россия җырчысы Полина Гагарина "Евровидение-2015" конкурсының финалына чыкты. Ярымфиналда ул "Миллион голосов" (A Million Voices) җырын башкарды. Полина 23 май көнне финалда чыгыш ясаячак. Аннан башка финалга Эстония, Греция, Венгрия, Румыния, Грузия, Сербия, Әрмәнстан, Албания һәм Бельгия җырчылары да үтте. Финалга шулай ук Германии, Бөекбритании, Франции, Испании һәм...
-
Тарихта иң матур аяклы хатын-кыз исемен атадылар
Голливуд актрисасы Мэрилин Монроны Дөньяда иң матур аяклы хатын-кыз дип атадылар. Сораштыруда меңнән артык кеше катнашкан. Metro газетасы хәбәр иткәнчә, аның өчен 47% респондент тавыш биргән. Икенче урында - Кайли Миноуг, 22%. Өченче урында - модель Твигги, 17%. Дүртенче урында - Тина Тернер, 16%. Бишенче урында Spice Girls җырчысы Д...
-
“Бәллүр каләм” журналистлар конкурсыннан фоторепортаж
Шамил АБДЮШЕВ фотолары Матбугат.ру № --- | 19.05.2015