20 май 2020 яңалыклары
-
Онытылырлык фаҗига мени!
Сөйләүләре буенча, Чулпыч авылында фикерләү сәләтендә дә, сөйләмендә дә кимчелекләр булган Ислам (исеме төгәл шулай икәнлегенә шигем дә бар) атлы кеше яшәгән. Әллә ни эш тә башкара алмаган. Сугыш вакыты. Кеше җитмәү сәбәпле, моны Шәмәрдәнгә ашлык тапшыру олавы уртасындагы бер атка утыртып, кулына дилбегә тоттырганнар.
-
Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.
-
Казан зоопаркы 21 майда ачылачак
Зоопаркның иске һәм яңа территориясе 8.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
-
Сыналганнар, әмма сынмаганнар
Ямьле май аенда Курсабаш авылында яшәүче Минсура Мөхәммәт кызы Вәлиева үзенең гомер бәйрәмен – 95 яшьлек юбилеен каршылады. Шушы уңайдан юбилярга Илбашы Владимир Путинның Котлау Хаты тапшырылды.
-
Күпбалалыларны хөкүмәт кайгырта
Балалар - тормышыбыз чәчәкләре. Пәйгамбәребез сәләллаһу галәйһи вәссәлам дә балаларыгызны күп итеп табыгыз, мин Аллаһ каршында өммәтемнең күплеге белән мактанырмын дигән.
-
Россия Мәгариф министрлыгы 1 июльдән лагерьларны ачарга тәкъдим итте
Җәйге лагерьларга эләгә алмаган балалар өчен онлайн-сменалар оештырылачак.
-
Мөфти: Ураза гаетен уздырганда мәчетләребез авыру тарату урыны булырга тиеш түгел
Камил Сәмигуллин Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте.
-
Марат Җәббаров: Һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу бар җирдә дә бик мөһим
Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шуңа игътибар юнәлтте.
-
“Тоннель” операциясе була
Агымдагы атна ахырында ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен аеруча тупас бозу очракларын ачыклау максатында чираттагы “Тоннель” операциясен үткәрәчәк. Юлларда игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.
-
“Игътибар: балалар” профилактик чарасы
Балаларның юлларда-транспортта имгүнүләрен кисәтү максатыннан 20 майдан районда «Игътибар: балалар» профилактик чарасы игълан ителде. 2020 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булган һәм 101е тән җәрәхәте алган.
-
Татарстанда машина йөртүче руль артында йоклап киткән
Юл-транспорт һәлакәте Ленино-Кокушкино авылыннан ерак түгел Казан-Шәмәрдән трассасында булган.
-
Татарстанда Covid-19 авыруының 75 яңа очрагы ачыкланды
Коронавирус йоктырган кешеләр саны савыгучыларга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.
-
Татарстанда онлайн-режимда «Кызыл канәфер» истәлек акциясе башланды
Значоклар сатудан кергән акчалар ел саен ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.
-
Татарстанда юлда җиңел машина янган, машина йөртүчесе качкан
Машина янып китүнең сәбәпләре ачыклана.
-
Белем белән тәрбия – янәшә
Саба аграр көллияте – югары квалификацияле эшче кадрлар, үз эшләренең осталарын әзерләүче һөнәри белем йорты.