20 август 2018 яңалыклары
-
Татарстан Министрлар Кабинетында 1 сыйныфка баручыларга портфель тапшырдылар
Әлеге чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында узды.
-
Корбан чалгач тиресен, сөякләрен, эчәкләрен эт-мәчегә бирергә ярыймы?
Корбан бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көненә туры килә. Быел 21 августта булачак. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә вәгазь сөйләү иртәнге бишенче яртыда башлана. Гает намазын сәгать биштә укыйлар. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы бәйрәм намазын Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляцияли.
-
Кремльдә Путинның АКШ белән багланышларны кризистан чыгарырга теләвен әйттеләр
Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Вашингтоннан аңлау тапмаган очракта да, Мәскәү кайгыга батмаячак, дип белдерә.
-
“Бердәм Россия” депутатлар өчен пенсия ташламаларын бетерергә тәкъдим итте
Андрей Турчак Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларына преференцияләрне бетерүне гадел дип атады.
-
21 августта Татарстанда яшенле яңгыр көтелә
Көньяк-көнбатыштан секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.
-
«Йолдызлы» балачак дөньясыннан соңгы яңалыклар
Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразоваларның уртанчы кызлары – нәни Камиләнең туган көне
-
Байлар Сабасының мәдәният һәм ял паркын матурлау эшләре
Байлар Сабасының Тукай урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркы - бөтен гаилә белән бергәләп ял итү өчен менә дигән урын.
-
“Үзгәрергә вакыт!”
“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта “Иртәнге чәй” тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.
-
Лима Кустабаева "Казан сөлгесе" фестивалендә җиңүчегә биреләчәк төп бүләкне күрсәтте
28-30 август көннәрендә "Казан сөлгесе" III халыкара халык җыр-бию сәнгате конкурс-фестивале узачак.
-
Әтисе һәм әнисе билгеле булмаган балалар социаль пенсиягә хокуклы
2018 елдан Россиядә яңа социаль пенсия кертелде - әтисе һәм әнисе билгеле булмаган балалар өчен. Яңа пенсиянең күләме 1 апрельдән 10360,52 сумны тәшкил итә. Бу пенсия балага 18 яшь тулганчы түләнә. Әгәр ул бала укыса – уку йортын тәмамлаганчы, ләкин 23 яшь тулганчы гына. Пенсия баланың опекун яки караучы-оешма ачкан аерым номиналь счетына күчерелә.
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме белән котлады
Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен, диелә котлауда.
-
Коррупциягә каршы ничек көрәшергә?
Газета укучылар хәтерли торгандыр: әрмән инкыйлабы җиңеп, аның беренче нәтиҗәләре күренә башлау белән, без язмалар бирдек һәм җиңүгә ирешкән фетнәчеләрнең яңа адымнары турында бәйсез чыганакларга нигезләнеп хәбәр итеп торырга вәгъдә иттек.
-
Татарстан хаҗилары Гарәфәгә килде
Бүген 20 август – Гарәфә көне. Төнлә Татарстан хаҗиләре Гарәфәгә килделәр. Иртәнге намазны да монда укыдылар, көне буе гыйбадәттә булачаклар.
-
Резедә Ганиуллина Болгарда клип төшергәннән соң булган иң куркынычын әйтә
Җырчы, биюче Резеда Ганиуллина Болгарда “Җаным” клибын төшереп шау-шу чыкканнан соң ике елга матбугатта күренмәде. Ул исә иҗат итүен, биюен дәвам иттерә, үзенең бию студиясен ачкан, яңа планнар белән янып йөри икән. Резедә Азатлыкка эксклюзив әңгәмә бирде.
-
Шәһәр көне алдыннан Казанның Меңьеллык мәйданы машиналар хәрәкәте өчен ябыла
Җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча 24.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.