Кайда күпме сөт савалар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 февральдә районда барлыгы 117767 килограмм сөт савып алынган. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы лидерлыкны бирми. Бер сыер уртача 25,6 килограмм (узган ел бу вакытта 24,7 иде) сөт бирә. "Әхмәтов" (Олыяз) крестьян-фермер хуҗалыгы сыерларының да уртача савымы 21,2 килограмм. Узган елга караганда 2,7...