Яңа ел төнендә Татарстанда 16 юл-транспорт һәлакәте һәм 11 янгын булган
Кызганычка, бәйрәм төне дә төрле казаларсыз узмаган. Республикада 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә коткаручылар 16 юл һәлакәте һәм 11 янгын очрагы теркәгән, дип хәбәр итә республиканың Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгы.