Лесхозда уздырылган чаңгы ярышлары призерлары
Лесхозда Саба урман хуҗалыгы физкультура коллективлары арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә багышланган традицион чаңгы ярышлары үткәрелде. Ел саен оештырылучы бәйгедә Сабабаш, Мишәбаш, Шәмәрдән, Кукмара, Ленин, Курса урманчылыклары, идарә аппараты, Мишә авыл җирлеге, агач эшкәртү комбинаты, селекция-орлыкчылык үзәге командалары катнашты. Хатын-кызлар арасында беренчелекне...