“Әтине бүтән күрмәдек“
Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Ун яше дә тулмаган Саба кызы Флеранең мәгариф бүлегендә җыештыручы булып эшләүче әнисе урынына калган чагы була.