Паспорт тапшыру
Бүген, 12 июньдә, Россия Федерациясендә Россия көнен - милли бәйрәмне билгеләп үтәләр. «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә 14 яше тулган гражданнарга Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан паспортлар тапшыру оештырылды.