21 ноябрь – Салым органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле салым инспекциясе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне эшегездә урак өсте вакытта билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Район тормышын, социаль-икътисадый өлкәне сезнең эшчәнлектән башка күз алдына китереп булмый. Район бюджеты һәм финанс әйләнеше салым хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә формалаша һәм көйләнә. Вакытында җыйналган салымнар социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, пенсияләр, пособиеләр, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә хезмәт хаклары түләүдә мөһим чыганак.