Әниләр көне белән
Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез! Сезне иң матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйбыз. Бу көн гомерләрнең узуы символы булган көз айларында Аналарның бөек икәнлеген искә төшерү өчен кирәк. “Әннә“ диеп телебез ачыла һәм һәркемнең гомер юлында иң кадерле сүз булып кала. Ул –ярату, олы йөрәклелек билгесе дә. Безгә ничә яшь булуына карамастан, уңышларыбызга иң нык сөенүче, күңелсезлекләргә көенүче, тормыш юлыбыздагы һәр адымыбыз өчен борчылучы кеше дә ул әни.