Иң яхшы мал табибы – бездә
Казанда агросәнәгать тармагында эшләүче яшь белгечләр арасында “Һөнәри осталык” конкурсына йомгак ясалды. Бәйге “2019-2025 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла.