Рәис Миңнеханов авыл хуҗалыгы белгечләре белән игенчелек тармагында яңа агротехник алымнарны гамәлгә ашыру турында фикер алышты
Агымдагы атнада «Юлбат» җәмгыятенең Йосыф-Алан бригадасында район башлыгы Рәис Миңнеханов, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр катнашында игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшчәнлеккә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чара туфрак эшкәртелә башлаган кырда старт алды, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин районның әче туфраклы зонада урнашуын искәртеп, уңдырышлылыкны арттыру өчен туфракны тирән эшкәртүнең мөһимлеген ассызыклады.