21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Узган атнаны 15 яшлек кыз бала тапкан
Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 565 сабый - 280 малай һәм 285 кыз туу очрагы теркәлгән. Казандагы иң яшь әнигә - 15, иң өлкәненә - 42 яшь. Балаларга еш кушылган исемнәр - Милана, Дарья, Камилла, Әминә, Софья, Анастасия, Кәрим, Мансур, Артем, Тимур, Владимир. Ә сирәк исемнәр -...
-
Татарстанда 13 мең кеше "права"сыннан колак кагарга мөмкин
Татарстанда бурычлары һәм түләнмәгән штрафлары булган 13 меңләп кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Федераль суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, андыйлар исемлеге көн саен тулылана тора. Инде хәбәр ителгәнчә, канун гамәлгә кергәннән соң - 15 гыйнвардан 10 мең сумнан артык бурычы булганнарны йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкинлек туды. "Ә...
-
Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның урынбасары булачак
10 ел дәвамында "Казан" телаканалын оештыручы Мәдинә Тимерҗанова Илшат Әминовның урынбасары булачак. Сәяси өлкәдә дә, тамашачы арасында популярлыгы буенча да ул үзенең яңа җитәкчесеннән калышмый. "Бизнес ONLINE" хәбәр итүенчә, Мәдинә Тимерҗанова кандидатурасының яңа урынга күчү хәбәрен кичә рәсми рәвештә АО «Татмедиа» гендиректоры Андрей Кузьмин раслаган. Шул ук вакытта ул «Казан»...
-
Кыска буйлы егетнең күңелсезләнеп утырырга вакыты юк [+фотолар]
Мамадыш районында бик тә үзенчәлекле, соклангыч егет яши икән. Керәшен татары Артур Афанасьевка 26 яшь. Буе - метр да 15 сантиметр, авырлыгы - 32 килограмм. -Яшь барган саен кечерәя дә башладым, 1 метр да 5 сантиметрга гына калдым, - ди үзе шаяртып. Буем кечкенә дип һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга...
-
Җиңел машина йөртүче хатын-кыз "КамАЗ" белән бәрелешкән [+фото]
19 гыйнвар көнне иртәнге 8дә Яшел Үзән районында Помары - Сафоново машина юлының 19 нчы чакрымында "Рено" белән "КамАЗ" бәрелешкән. Җиңел машина белән идарә иткән 1980 елгы хатын-кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып, каршы як юлга чыгу моңа сәбәп булган дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Рено" рулендагы...
-
Студентлар стипендиясенә акчалар бюджетта сакланачак
РФ Мәгариф һәм фән министры, икътисадтагы вазгыятькә карамастан, бюджетта студентлар стипедиясенә акчалар сакланачак, дип белдерә.
-
Бала әтисенең пистолетыннан атылып үлгән
Фаҗига Мәскәүдә булган: 11 яшьлек бала әтисенең травматик пистолетыннан башына аткан һәм шунда ук җан биргән. Тикшерү фаразлары буенча, корал илтифатсыз сакланган, бала аны табып алган һәм ялгышлык белән башына аткан. Хәзер тикшерү органнары күңелсез хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәләре буенча коралны саклау өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә...
-
Куәтле исерткеч эчемлек кешене вируслы йогышлы авырулар һәм грипптан сакламый
Бу хакта Россия Федераль медик-биология агентлыгының квалификация күтәрү институты йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Владимир Никифоров җиткергән. "Эчкәнгә карап вирус юкка чыкмый, - дигән ул. - Канда тулысынча чиста спирт булсын өчен өч литр аракы эчсәң генә вирус нейтрәльләшә. Әмма кеше ул вакытта исерткеч эчемлектән агуланып үләчәк. Табиб шулай ук авырган...
-
Буранда адашып, туңып үлә язган 9 яшьлек малайның хәле яхшырган
Егорның исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Көндез чыгып киткән 9 яшьлек малайны икенче көнне таң алдыннан гына, карда йоклаган килеш табып алалар. Ул дәү әнисенә кунакка барырга чыккан җиреннән буранда адашып, йоклаган була. Егор үзе Яшел Үзәннән, әтисе белән генә яши. Шимбә көнне әтисенең эчеп кайтканын күргәч, ул башта якында...
-
Түбән шытсу һәм Сатыш авыл җирлекләрендә җыеннар булып узды [+фоторепортаж]
-
21 гыйнвар 1775 ел - Мәскәүнең Болотная мәйданында Емельян Пугачев җәзалап үтерелгән
-
21 гыйнвар - Инженерлык гаскәрләре көне
-
21 гыйнвар - Халыкара кочаклашулар көне