21 февраль 2020 яңалыклары
-
Татарстан мөфтие туган тел көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Раббыбыз безгә бүләк иткән газиз туган телебезне яратыгыз, саклагыз һәм өйрәнегез, диелгән мөрәҗәгатьтә.
-
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан икътисад министры итеп билгеләнде
ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.
-
Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта 16 ветеранны бүләкләде
ТР Президенты Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 23 февральгә багышланган тантаналы чарада катнашты.
-
ВАТАНЫҢНЫ ЧИТТӘ ДӘ САКЛАП БУЛА
Кичә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышлап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган тантаналы чарага безнең районнан Әфган сугышы ветераннары Илшат Әхмәтшин (1982-1983 декабрь, Кабул), Халит Шәрипов (1987-1989, Кайсар), Раиф Ягъфәров (1979-1981, Кабул), Илдар Саттаров (1984-1986, Шинданд), 2000, 2003, 2005-2006, 2009 елларда Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операцияләрдә командировкада булган Илгизәр Идрисов, Саба һәм Теләче районнары хәрби комисаары Фәнис Закиров, элекке хәрби комиссар Альфред Габдрахманов, Саба районы яшьармиячеләр штабы начальнигы Дилюс Вәлиуллин барды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Халыкара туган тел бәйрәме белән котлады
«Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас!» - дип язган Татарстан Президенты үзенең Инстаграмында.
-
Данис Зариповсыз "Ак Барс" җиңелде
«Ак Барс» Мәскәүдә 6:3 исәбе белән җиңелде.
-
Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
Республика синоптиклары томан һәм көчле бозлавык турында кисәтә.
-
Международный день родного языка
Международный день родного языка (International Mother Language Day), провозглашенный Генеральной конференцией ЮНЕСКО 17 ноября 1999 года, отмечается с 2000 года ежегодно 21 февраля с целью содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию.