21 март 2014 яңалыклары
-
Эзмә урта мәктәбендә бөтен көченә ремонт бара
Республика буенча 2014 елда мәктәпләрдә капиталь ремонт программасына Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе дә керде. Бүгенге көндә "159нчы ПМК" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре мәктәптә ремонт эшләре белән мәшгуль.
-
Түбән Камада балигъ булмаган яшүсмерләр өйләнешкән (ВИДЕО)
15 яшьлек Венера һәм 16 яшьлек Алмазның күптән түгел кызлары туган. Гаилә коруны социаль яклау хезмәткәрләре таләп иткән. Туйда җирле идарә хезмәткәрләре һәм егетнең әти-әнисе катнашкан. Кәләшнең бердәнбер туганы - әбисе, авыру аркасында, тантанада катнаша алмаган, дип хәбәр итә efir24.tv. Язылышу белән, яшьләр роддомга юл тоткан. + Интертат.ру.
-
Игътибар: сабалыларны ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итәчәк
2014 елның 26 мартында 10-12 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов Саба муниципаль районы сайлаучылары белән очрашү үткәрә. Кабул ителүгә алдан язылырга (2-31-33) һәм паспорт белән килергә кирәк.
-
Кукмарада хәбәрсез югалган 83 яшьлек әби елгадан үле килеш табылган
Кукмара бистәсенең Степан Разин урамында ялгызы яшәгән 1930 елгы Йосыпова 2013 елның 21 октябрендә өеннән чыгып китә һәм... юк була. Аны дүрт ай буена эзлиләр. Быел 12 мартта көндезге сәгать икеләр тирәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә Кәчимир авылы янындагы Оштырма елгасында билгесез хатын-кызның мәете...