21 май 2019 яңалыклары
-
Балалар өчен Кара диңгез яры буенда ял юлламасының бәясе билгеле
Быел биш лагерьда Татарстаннан барлыгы 5 мең 750 бала ял итәр дип ниятләнә.
-
Рөстәм Миңнеханов иртә белән социаль челтәргә фото кую сәбәбен әйтте
"Мин иртән Казанда эш урынымда булсам, һәрвакыт шулай сәламлим", - диде Татарстан Президенты.
-
Айгөл Бариевадан кайгылы хәбәр
Айгөл Бариеваның якын дусты Клара Шәмсиәхмәтова якты дөньядан киткән.
-
Казан егете "Миллениум" күперенең иң өстенә менгән. Башлар әйләнерлек
Казан кешесе "Миллениум" күперенең иң өстенә менгән һәм видео белән фотоларны социаль челтәрләрдә урнаштырган. Әлеге видеога карасаң, йөрәк табанга тәгәри.
-
Татарстан Президенты WorldSkills дөнья чемпионатына эзерлекне югары бәяләде
Универсиада һәм футбол чемпионатын уздырган кебек, без Республиканы әлеге мәйданчыкта лаеклы күрсәтер өчен бөтен көчебезезне куярбыз, - диде ул.
-
Хөкүмәт инвалидлык алу процедурасын гадиләштерде
Медицина оешмалары инвалидлар катнашыннан башка электрон рәвештә кирәкле документлар белән алмашачак.
-
Бүген җырчы Альбина Апанаеваның туган көне
Җырчыны социаль челтәрләрдә күп иҗатташ дуслары котлаган.
-
Косметолог: Татар халкында сөлек белән дәвалану электән булган
Белгеч сүзләренчә, ул – дәлилләнмәгән медицина.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Чәршәмбе көнне, 22 майда, көндез һава торышы начарлану көтелә.
-
"Баха Тольятти "ралли-рейдлары буенча Россия Кубогы"
Тольяттида 19 майда "Баха Тольятти" ралли-рейдлары буенча Россия Кубогының икенче этабы тәмамланды" анда Татарстан командасы катнашты, шул исәптә Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы һәм Мизюкаев Вячеслав. Ике көн маршруты (ССУ, СУ, лиазон) Ставрополь районы территориясе буенча 250 километрдан артык тәшкил итте.
-
Салават Барселонадагы хәлләр турында: "Дүрт чемодан, ике яхшы сумканы урладылар"
Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов Испаниянең Барселона шәһәрендә әйберләрен урлау турында сөйләде. Җырчының улы Рөстәм анда автоузышта катнашырга тиеш булган.
-
Россиядә минималь хезмәт хакының күләме арттырылачак
Хезмәт хакы 2021 елның 1 гыйнварыннан яңадан каралачак.
-
Татарстанда берничә көнгә җылы һава торышы урнашты
Республикада 21, 22 һәм 23 майда көндез җылы һава торышы хакимлек итәчәк.
-
Саидә абыстай нәсыйхәт бирә
Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, Рамазан аеның ел буе дәвам итүен теләрләр иде», — диде. Чөнки бу айда савап ике өлешкә күбрәк языла.
-
Дубайда ике көн рәттән татар-башкорт ифтары оештырылган
Авыз ачарга барлыгы алтмышлап кеше килгән.