21 июнь 2015 яңалыклары
-
Әбисен кадап үтергән малайны 3 елга хөкем иттеләр
10 яшьлек малай телевизор карап утырган әбисенә тора-салып пычак белән ташлана. Әбисе шунда ук җан бирә. Аннан малай 33 яшьлек әнисенә ташлана. Әмма ул исән кала. Бу фаҗига Байлар Сабасында быел яз көне булган иде. Шушы көннәрдә балигъ булмаган малайга суд карар чыгарды. Егет Казанның Левченко бистәсендәге балигъ булмаганнар үзәгендә...
-
Русиядә үлүчеләр саны 5.2% арткан
Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда Русиядә үлүчеләр саны 5.2% арткан. Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә 30нчы июльгә кадәр илдә үлүчеләр саны арту сәбәпләрен ачыклап хисап әзерләргә кушты, дип хәбәр итә РИА яңалыклар агентлыгы. «Русия хөкүмәтенә Русия төбәкләрендәге башкарма хакимиятләр белән бергә 2015нче елның беренче кварталында үлүчеләр санының арту сәбәпләрен...
-
Татарстанга аномаль кызу көннәр килде.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 20-24 июнь көннәрендә республикада чамадан тыш эссе көннәр хакимлек итәчәк. Тәүлеклек уртача температура бу берничә көндә климатик нормадан 9 градуска югары булачак. 21-23 июнь көннәрендә 32-37 градуска кадәр күтәреләчәк. Интертат.ру
-
Гүзәл белән Илдарны Сабантуйдан Сабантуйга вертолет белән генә йөрткәннәр [+фото]
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быелгы Сабан туе бәйрәмнәрен җирдән генә түгел, күктән дә күзәтте. Эш шунда: җырчылар быел бер бәйрәмнән икенчесенә вертолет белән генә хәрәкәт иткән. - Беренче көнне Самара өлкәсе Усман авылындагы Сабан туе бәйрәмендә катнаштык, аннары Башкортстанга очтык. Башта Бакалы районында чыгыш ясадык, аннан...
-
Илсөя Бәдретдинова ире белән ник аерылышкан
"Илсөя ханым белән Илфак Шиһапов бергә тормыйлар икән" дигән имеш-мимешләр халык телендә күптән йөрсә дә, әлеге пар гаилә хәлләре турындагы серне озак вакыт халыкка чыгармады. Бу сүзләрнең чын хәл булуы шушы көннәрдә ачыкланды. Илфак Шиһаповның "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсеннән соң барлык имеш-мимешләргә дә, ниһаять, нокта куелды. Шулай итеп, «аерылган»...
-
Миллионнар миллионерга каршы
Якын арада Фабио Капеллоны башка кеше алмаштырачак. Инде биш көн дәвамында спорт матбугаты чаралары әнә шул хакта шаулый.
-
Уңышсыз тапшырылган имтихан үз-үзеңә кул салуга сәбәпме
Ел саен диярлек укытучы белән телгә килү, мәктәптә "икеле" алуны сәбәп итеп үз-үзенә кул салган үсмерләр була. Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә башлаганнан бирле егет-кызларны якты дөнья белән хушлашырга этәргән тагын бер "кайгы" барлыкка килде Агымдагы елда да имтихан тапшыру чоры фаҗигаләрсез генә үтмәде. Июнь башында җәмгыять белеменнән сынау 16 яшьлек...
-
Сабан туенда кул көрәштерүнең ахыры хәерле бетмәгән
Әтнә авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, тромб кузгалу нәтиҗәсендә, вафат булды. Сабан туенда кул көрәшенә чыккач, көч килгән дип саныйлар табиблар. Хатынның өч баласы ятим калды, дип хәбәр итә "Әтнә таңы" газетасы. Матбугат.ру