21 июнь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда кабат авыл ипотекасы бирә башладылар
Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә.
-
Йөзү буенча "Wad Wave Classik-2021"Бөтенроссия ярышлары
19-20 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендә йөзү буенча "Wad Wave Classik-2021" Бөтенроссия ярышлары узды. Саба районын Шәйхетдинов Нур һәм Рәфыйков Әмир тәкъдим итте. Әмир 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында 50 метрга брасс белән йөзүдә җиңүче булды. Нур 17-18 яшьлек егетләр арасында 100 метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә 4 урынны яулады. Чын күңелдән безнең спортчыларны һәм аларның тренеры Сафина Гөлназ Илдус кызын ярышларда яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар Сабантуе
Бу якшәмбедә Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар Сабантуе оештырылды. Мәйданчыкта балалар бик тырышып барлык төр уеннарда да көч сынаштылар: капчык киеп йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар. Уеннарда катнашучыларга һәрберсенә бүләкләр бирелде.
-
Что такое единый налоговый платёж?
В последние годы налоговая служба упрощает механизмы уплаты налогов и расширяет перечень электронных сервисов, используя которые граждане могут легко ориентироваться в налоговом законодательстве, а также успешно реализовывать свои права и исполнять обязанности налогоплательщиков.
-
Россиянең Европа өлешендә аномаль эсселекнең кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле
Ялларга кадәр эссе һава торышы сакланачак.
-
Тыл ветеранында кунакта
17нче июнь көнне Сатыш авылы китапханәчесе тыл ветераны Миннебаева Хәлимә апа гаиләсендә булып кайтты. Хәлимә апа гаилә тормышын, язмышын сөйләде, балачак хатирәләрен искә төшерде. Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшьтә булуын, ул көнне бүгенгедәй хәтерләвен әйтте. Колхозда өлкәннәр белән рәттән көлтә бәйләвен, ачлык- ялангачлык михнәтләре күрүен сөйләде. Хәзерге вакытта Хәлимә апа улы Васил һәм килене Әлфирә тәрбиясендә яши. Күп авырлыклар күрүенә карамастан, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, балаларына, оныкларына киңәшче һәм таяныч булып, гомер кичерә.
-
Бакча хезмәткәрләре ГТО тапшырды
Сабаның “Шоколад” балалар бакчасы хезмәткәрләре Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО нормативлары тапшырдылар. Шушы көннәрдә алар ГТО билгеләре дә алдылар.
-
Саба бассейнына сәяхәт
Югары Симет урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүче балалар “Саба” бассейнына бардылар. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар.
-
Футбол буенча район турниры
17 һәм 18 июнь көннәрендә "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган футбол буенча район турниры үткәрелде.
-
Эссе вакытта офис хезмәткәрләре өчен эш көнен кыскартырга тәкъдим ителде
Һава температурасына бәйле рәвештә эш көнен ике-дүрт сәгатькә кыскартырга киңәш ителә.
-
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозу мәсьәләләренә багышланган әңгәмә
Җәйге каникулларда эшли башлаган мәктәп яны лагерьлары балалар арасында тормыш иминлеге нигезләре дәресләре алып баруны дәвам итү өчен дә уңайлы вакыт. Җыеп аласы да юк, бу чакта алар бер коллектив, бер гаилә кебек.
-
Бүген Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булачак
Атна дәвамында һава температурасы 35 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
-
Авылдашларның каберләрен барлау
Сатыш авылы барлыкка килгән вакытта яшәп, шушы авыл зиратына җирләнгән авылдашларның каберләрен барлау максатыннан, 18 июнь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре "Туган якны өйрәнүчеләр клубына" йөрүчеләр белән авыл зиратына бардылар.