21 июль 2015 яңалыклары
-
1 август Бакшанды авылында "Авыл көне" үткәрелә
1 август көнне 16:00 сәгатьтә Саба районы Бакшанды авылында "Авыл көне" үткәрелә.
-
Татар кызы Алинә белән Павел Буреның кыз балалары туды [+фото]
Мәскәүдә кичә билгеле хоккейчы Павел Буреның хатыны Алинә Хәсәнова кыз бала тапты. Алинәгә 29 яшь. Ул 18 яшендә, Чаллыда модель булып эшләгән чагында, Павел белән танышкан. Алар 2009 елда язылышып, Майами һәм Мәскәүдә туй уздырдылар. 2013 елда уллары туды. Матбугат.ру
-
Бигәнәй авылында үткән волейбол ярышыннан [фоторепортаж]
фотолар: http://vk.com/club97513204
-
Халык китап укымауда язучыларны түгел, укымаучыларны кызганырга кирәк
Соңгы вакытта туктаусыз рәвештә кабатлана торган бер сүз бар. «Кеше хәзер китап укымый», - диләр. Кемдер аны тирән борчылу белән әйтә. Кемдер астыртын тантана белән: «Ник язып этләнәсез инде, сезне барыбер беркем дә укымый бит», - дигән мәгънәдә кабатлый. Кемдер бу сүзләргә тулысынча ышанып, язучыны кызгана башлый: «Кулыннан башка нәрсә...
-
Укырга кертер өчен 270 мең сум ришвәт сораган
ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре 24 яшьлек казанлыны ришвәтчелектә арадашчы буларак тоткарлады. Егет Казанның бер югары уку йортына укырга керергә булышу буенча үз ярдәмен тәкъдим иткән. Һәм андагы вазифаи затларга бирү өчен 270 мең сум акча сораган. Таныш кызы әлеге гражданинның законсыз гамәлләре...
-
100 яшьлек әбинең авырлы булуы ачыкланган
Өч баласы, җиде онык һәм 13 оныкчыгы булган әлеге карчык клиникадан шул хактагы белешмәне кулына алгач ниләр кичергәндер, әйтүе кыен. Бу хәл Бөекбританиянең Фэрхем шәһәрендә булган. Тиешле медицина тикшеренүе узганнан соң Дорис Эйлингка хастаханәдән аның балага узуы турында белешмә юллаганнар. Ноябрьдә 100 яшен билгеләп үтәргә җыенучы әби-карчык башта шаккатса да,...
-
Югары Утарда Торт бәйрәменә 2 метрлы торт пешергәннәр [+фото]
2011 елдан дөньяда 20 июль көнне Халыкара торт көне билгеләп үтелә башлады. Шушы бәйрәм уңаеннан Югары Утар балалар йорты-интернаты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр биниһая зур торт пешерделәр.
-
Законсыз әйләнмә: алкоголь
Татарстанда 10 июльдән легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы көрәш ункөнлеге игълан ителде. Соңгы елларда кибетләрдә законлы рәвештә сатыла торган аракыны арзанлы суррогатлар, контрафакт кысрыклый.
-
"Чәк-чәк шоу"лар көтү көтәргә чыга
27 июль көнне "Болгар радиосы"ның "Чәк-чәк шоу" егетләре-кызлары көтү көтәчәк. Чын көтү! Сыерлы-сарыклы! "Чәк-чәк шоу"лылары да чын. Бу идеяне "Болгар радиосы" уйлап чыгарган. Көтү кайда көтеләсе әлегә билгесез. Авыллар бу мәсьәләдә үзара көч сынашты. Финалда Яшел Үзән районы Бакырчы авылы һәм Актаныш районы Табанлы күл авылы. Кайсына тукталырлар - әлегә...
-
Ике югары белемле ханым табигый хаҗәтләрен турыдан-туры подъездда башкара
Ике югары белемгә ия булган, элек хисапчы булып эшләгән 61 яшьлек Земфира исемле ханым бүген фатирында таракан «үрчетә». Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге бу ханым ире белән аерылышканнан соң хәмер белән дуслашкан. Коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен аның фатирында су белән газны өзгәннәр. Хәзер ул табигый хаҗәтләрен турыдан-туры подъездда башкара икән. Фатирда...
-
Көньяк Африкада үткән ярышларда серфингистка акула ташлана [+видео]
-
1804 елны 21 июльдә беренче цензура указа кабул ителгән
-
Танылган язучы Эрнест Хемингуэйга бүген 116 яшь
-
Саба районында яшен, көчле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 21 июльдә, республикада төнлә һәм көндез һава торышының кискен үзгәрү ихтималы бар. Татарстанда яшен, көчле яңгыр, көчле җил көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Саба районында яңгыр көтелә, алмашучан болытлы һава торышы хакимлек...
-
Чәбки - Саба авылында авылдашлар очрашуыннан [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru