21 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Карабодай бөтен кешегә җитәрлек
Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора. Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга (тимер, кальций, йод, цинк, фтор, фосфор, кобальт, молибден), витаминнарга (РР, Е, В1, В2, В12), шулай ук лецитинга, җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай. Карабодай ярмасындагы углеводлар, ашау...
-
Кич утырганда кесәл пешердек...
Шоумен, туйлар, тамашалар алып баручы Фәнил Вакказовның әбисе Рәшидә апага шушы көннәрдә кич утырырга бардык. Нәкъ элеккечә, борынгыча булсын әле, дидек. Мәртен авылына кичен, эштән соң чыгып киттек.
-
Фаҗига: Татарстанда эшләп торган конвейер астында эшче үлгән
Түбән Камада производствода, хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуы аркасында, 34 яшьлек эшче һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу хәл 19 ноябрь көнне "Керамзит-НК" ҖЧҖ территориясендә булган. Тикшерү фаразлаганча, ир-ат балчык массаларын күчерү конвейерында эшләгән. Производство процессы барышында ул, барабанны ябышкан балчыктан...
-
Сабада балалар өчен “Психологик ярдәм күрсәтү үзәге” эшли башлады
Дөньяның күпчелек алдынгы илләрендә психолог хезмәтеннән киң файдаланалар, аларда гаилә психологларына кадәр булуы турында беләбез. Бүгенге тынгысыз заманда психолог киңәшләренең кирәклеге аеруча бәхәссез булса да, бу төр хезмәт әле безнең тормышка киң үтеп керде дип әйтеп булмый. Илебездәге вәзгыятьнең елдан-ел катлаулануы, яшүсмерләр арасында өйдән чыгып китү, югалу, үз-үзенә кул салу...
-
Законсыз сакланган утлы коралны тапшыручыларга акчалата бүләк биреләчәк
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге 18 ноябрьдән әйләнештән законсыз утлы коралларны, шартлаткыч матдәләрне алу максатында "Арсенал" оператив-профилактика операциясе үткәрә. Законсыз сакланган утлы коралны тапшыручыларга акчалата бүләкләү мөмкинлеге дә каралган. Корал тапшырырга теләүчеләр 02, 8(843) 2-32-02 телефонынарына хәбәр җиткерә ала.
-
Районыбыз мәктәпләрендә "Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашулар узды [+фото]
19 ноябрьдә районыбыз мәктәпләрендә "Ялкын" журналы хезмәткәрләре белән очрашулар узды. Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, фотохәбәрче Рөстәм Мөхәммәтҗанов, журналист Ләйсән Фәйзуллина Тимершык , Килдебәк урта һәм Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү интернат мәктәпләрендә булдылар. Шигырь язу, интервью алу һәм фотога төшерү буенча мастер-класслар уздырдылар.