21 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Россия халкы метеор агымының активлыгын күзәтә алачак
Исәпләүләр буенча, күк күренеше 30 минут дәвам итәчәк һәм төннең икенче яртысында булачак.
-
Айдар Фәйзрахмановтан өр-яңа клип
Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов өр-яңа видеоклип тәкъдим итә - "Идел-йорт". Тарихи сурәтләр, туган җир, милләт өчен горурлык - өр-яңа клипта.
-
«Шытсу» һәм «Игенче» җәмгыятьләрендә яшь терлекләрне продуктив үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре
2019 елның 18 нче һәм 19 нчы ноябрендә «Шытсу» һәм «Игенче» җәмгыятьләрендә яшь терлекләрне продуктив үстерү, сыерларда маститны һәм тояк авыруларын профилактикалау һәм дәвалау, сыерларны дөрес саву (сыер саву технологиясе) һәм сөтчелек фермаларында санитар көнне саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узды. Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, зоотехниклар, ветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, шулай ук хуҗалыктагы бозау караучылар һәм сыер савучы операторлар катнашты.
-
Илсөя Бәдретдинова Мәскәүне гөрләтте
17 ноябрь татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзенең «Атказанмаган» программасы белән Мәскәүнең «Космос» залын гөрләтте.
-
Машина йөртү таныклыгы алу өчен медицина белешмәсенең бәясе кыйммәтләнә
22 ноябрьдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина тикшерүе процедурасын катлаулыландыру турындагы боерыгы үз көченә керәчәк.
-
Казанда базга егылып төшкән өлкән яшьтәге ир-атка коткаручылар ярдәм иткән
Аңын югалткан 83 яшьлек бабайны баздан чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.
-
"Ак Барс" хоккейчылары Новосибирск шәһәрендә җиңде
Данис Зарипов "Ак Барс" өчен 600нче очкосын җыйды.
-
Удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы
Кукмара районында удмурт мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен “Мудорвай” республика конкурсы булып узды.Безнең Иштуган “Березка”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Шигырь”, «Бию”, “Рәсем” номинацияләрендә катнаштылар. Бу конкурс Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе , ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, удмурт халкы күпләп яши торган районнарда уздырыла.
-
Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сезнең эшчәнлегегез районның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә, уңай социаль-икътисадый вазгыять булдыруда зур роль уйный. Районара салым инспекциясендә эшләүчеләргә югары һөнәри осталык һәм вазифага җаваплы караганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез.