22 май 2020 яңалыклары
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн дәресләр үткәрелде
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге 3 нче сыйныф укучылары белән Zoom кушымтасы аша онлайн дәресләр үткәрелде. Анда укучылар ТРның танылган профессиональ ансамбльләре белән таныштылар.
-
Бүген Татарстан Республикасы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен кабат 4000 тоннадан арттырып җибәрде
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, көнлек тулаем савым 4003,9 тоннага җитә, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, бу 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106% тәшкил итә.
-
Гает намазы турында
Мөхтәрәм райондашлар! ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналы аша турыдан-туры карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак
-
Татарстанда кырау аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
-
Югары Утар балалар йорты интернатының изоляция вакытында үткәрелгән чаралар
Югары Утар балалар йорты тәрбиячеләре, интернатның изоляциясе шартларында тәрбияләнүчеләр белән төрле ял һәм спорт чаралары даими үткәреп торалар.
-
Иртәгә Татарстан мөфтие республика халкына туры эфирда мөрәҗәгать итәчәк
Ул 23 майда Коръәнне хәтем кылуны төгәлли.
-
Рамазан – изгелекләр ае
Хак динне тотучы мөселманнар өчен сагышлы көннәр якынлаша. Ел буе көтеп алган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан рәхмәт ишекләре ачылган Рамазан шәриф ае да төгәлләнеп килә.
-
Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 75 яңа очрагы расланды
Татарстанда коронавирус диагнозы куела башланганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 246.
-
Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне башлады
Сайлау комитетлары товар кайтаруга, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары хезмәтенә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен яңадан кабул итә ала.
-
Татарстанда тузганакның күпләп таралуы ачыкланды
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тузганакның кырларда, юл буйларында гына түгел, ә торак пунктлар урнашкан җирләрдә дә күпләп таралуы турында хәбәр итәләр. Тузганак киң таралган чүп үләне булып санала, ул орлыклардан һәм өлешчә тамырдан үрчи.
-
Ирешелгәннәр чик түгел
Бүген районыбыз хуҗалыкларында сыерлардан көн саен 223 тонна сөт савыла.