22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Хезмәттәшебез Фәнил Мәүлетов "Ышаныч һәм иминлек" Республика конкурсында беренче урынны яулады
Хезмәттәшебез Фәнил Мәүлетов "Ышаныч һәм иминлек" XIII Республика конкурсында катнашып "Юл хәрәкәте кагыйдәсе - тормыш кагыйдәсе" номинациясендә беренче урынны яулады.
-
Бүген, 22 декабрь - Энергетиклар көне
Хөрмәтле энергетиклар һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
22 декабрь - Энергетиклар көне
-
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре эштән киткәч индексацияләнәчәк
Эшләүче пенсионерлар пенсияләре индексацияләнмәячәк дигәч аптырашта калган иде: эшләүне дәвам итәргәме, әллә пенсиянең артуы әйбәтрәк булырмы?
-
Никахтан кайтып килгән егетнең авариядә башы өзелгән [+фото]
Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортстанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. Юл һәлакәтендә аның башы өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Lexus машинасындагы 56 яшьлек...
-
Яңа ел бүләге сайлаганда ялгышмаска кирәк
Яңа елга нәрсә бүләк итәргә дип киңәш биргәнче, яңарак кына Deloitte компаниясе уздырган сораштыруларның нәтиҗәләре белән таныштырыйк. Иң көтелгән бүләкләр арасында беренче урында акча тора, алга таба ирләр белән хатын-кызларның теләкләре аерыла. Акчадан кала ирләр бүләккә смартфон яки компьютер, гүзәл затлар парфюмерия яки сәяхәткә юллама көтә. Уйланырга без сезгә «азык»...
-
Татарстанда янгында ике өлкән кеше һәм бала үлгән
Бүген төнлә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Матак авылында шәхси йортта янгында өч кеше үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шул хакта хәбәр итә. Торак йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр төнлә 00.30 сәгатьтә килгән. Авылда яшәүчеләр янгын сүндерүчеләргә торак йортта кешеләр калган булу мөмкинлеге турында да хәбәр...