23 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сабада чаңгы ярышлары [фоторепортаж]
-
Эльмира Сөләйманова: “Иремнең руслыгы калмады инде, татарга әйләндердем”
Эльмира Сөләйманова әтисез үсә. Бу әйбер күңеленә бик авыр тәэсир итә аның. Мәктәптә дә әтисез балага башкача карыйлар.- Эльмира, әтиең ник сезне ташлап киткән? Әниеңнән сораганың бармы? - Сораганым юк. Язмыш. Ләкин хатыныңны ташласаң ташла, ә балаларыңны ник ташлыйсың? Әтиләргә әйтәсем килә: хатыныңны яратмый башлагансың икән, моңа балалар гаепле түгел...
-
Надежда Караморкина: “Минем Саба районы полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә"
Редакциягә полиция хезмәткәрләренең үз эшләрен яхшы башкарулары уңаеннан язылган хатлар байтак алына. Ә Шәмәрдәндә яшәүче Надежда Караморкина үзенең хатын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына ук юллаган. "Минем Саба районы полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә,- диелә әлеге хатта.- Миңа 2 декабрьдә хастаханәгә барырга туры килде. Кайткач, бикле капкамның ачылганлыгын, йозакның...
-
"Закирҗан киттеме әле?"
Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтовның Саба районына килеп эшли башлавына 10 елдан артык вакыт узып бара. Шул гомер эчендә ул үзе җитәкләгән Саба аграр көллиятенә генә түгел, район тормышына да шактый үзенчәлекле яңалыклар алып килде. Көллият белән тыгыз элемтәдә булган "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, шушы җирлектә яшәгән кешеләр өчен дә ул...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, цифрлы телевидениене үстерүгә керткән өлеше Шәмәрдән радиотелевизион үзәге электромеханигы Рамил Хәйрулла улы Заһидуллинга "Элемтә мастеры" дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Юлбат мәдәният йорты мөдире Сәрия Самат кызы Мансурова Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район юл хуҗалыгын үстерүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте...
-
Студентлар көне уңаеннан Саба муниципаль районы сайтында сораштыру үткәрелә
25 гыйнвар - Студентлар көне уңаеннан Саба муниципаль районы сайтында (https://saby.tatar.ru) әлеге датага багышланган сораштыру үткәрелә. Яшьләрне сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.
-
«Бил турысын нечкәртергә, күкрәк тирәсен зурайтырга телибез»
Әңгәмә вакытында бер маммолог: «Үзен хөрмәт иткән хатын-кыз фитнеска йөрергә тиеш» дигәч, кызык эзләп мин дә спорт клубына киттем. Тренажерлар залында симез, зур корсаклы кешеләрне очратырмын дип уйлаган идем. Миннән дә ябыграк, төз гәүдәле яшьләрне күреп, гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, фитнеска артык авырлыктан котылудан бигрәк, мускулларны ныгыту, үзеңне билгеле бер формада...
-
Сабада “Талант-шоу” башлана
Саба зонасында беренче булып 5 февральдә Саба гимназиясе талантлары сәхнәгә чыга.