23 март 2020 яңалыклары
-
Татарстанда талпаннарның алданрак уянуы күзәтелә
«Йокыдан уянган бөҗәкләр әле безгә зарар китерә алмый. Алар бик аз хәрәкәтчән, әле кешеләр дә урманга бик аз йөри», - диде КФУ профессоры.
-
Татарстан мөфтие халыкны Skype аша кабул итәчәк
Гражданнарны видеоэлемтә рәвешендә кабул итү 9.00 сәгатьтә башлана һәм 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мөфти белән dumrt-kazan адресы буенча элемтәгә чыгарга мөмкин булачак.
-
Татарстанның баш федераль инспекторы итеп Виктор Демидов билгеләнде
Дәүләт хезмәткәрен Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның эш сәфәре кысаларында тәкъдим иттеләр.
-
«Җиңү кайтавазы мәңгелек...»
20 март көнне Юлбат мәдәният йорты базасында «Җиңү кайтавазы мәңгелек....» конкурсында 12 мәдәният йорты һәм авыл клублары катнашты. "Вокал" номинациясендә Гыйльметдинова Л.Ф, «Лачын» ансамбле, «Нәфис сүз» номинациясендә Хуҗин Р.А. чыгыш ясады. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Саба районының 90 еллыгына багышлана.
-
Камал театры легендар спектакльләрен бушлай карау мөмкинлеген ачты
Камал театры ике ел дәвамында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә, YouTube видеохостингында 10 трансляция эшләде.
-
Табиблар Covid-19 авыруының яңа симптомын ачыклаган
Яңа типтагы коронавирус йоктырган очракта, башка симптомнар булмаса да, ис сизү тойгысы югалырга мөмкин.
-
Россиягә гадәти булмаган антициклон киләчәк
Атна ахырына илнең Европа өлешендә +15 градуска кадәр җылытырга мөмкин.
-
Тузиков: Конституциягә төзәтмәләр Россиянең юридик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итә
Илнең Төп документында Россиянең хокукый суверенитетын ныгытачаклар.
-
Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләргә яңа автомобиль ачкычларын тапшырды
Тантанадан соң Татарстан Президентына «УАЗ Патриот» яңа машинасында йөреп карарга тәкъдим иттеләр.
-
Ларионова: Илнең дәүләт сәясәтендә гаилә мәнфәгате өстенлеге - иң дөрес карар
Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмә гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.
-
Әнвәр Нургалиев: «Әни булмагач, өйнең яме дә юк»
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның иң кадерле кешесе – әнисе авырганы күбесенә мәгълүм. Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итте.
-
Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы турында сөйләде
21 март көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
-
Камал театры «Зәңгәр шәл» спектакленең видеоязмасын тәкъдим итә
Хәзерге вакытта театр тамашачыларын яраткан спектакльләре өчен тавыш бирергә чакыра.
-
22 март көнне Юлбат авылында яшәүче Гыйльмисрур Гаптелхәлил кызы Мөбәрәкҗановага 90 яшь тулды
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, " СХП Юлбат" җәмгыяте җитәкчесе Айнур Садыйков һәм Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев тәбрикләделәр.