23 июнь 2021 яңалыклары
-
24 июньгә һава торышы
24 июньдә Татарстанда алмашынусан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшен, боз явуы да ихтимал. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +17..+22˚, көндез +30..+35˚ градус.
-
Taraf — иҗат, илһам, яшәү мәгънәсе һәм музыка рецепты
«Калтырап торучы үлән дә илһамландыра ала». Татарча альтернатив музыка - нәрсә ул? Һәм ул музыканы ясаучылар кем? Безнең якташлар төркеме «Taraf» белән сөйләштек:
-
“Саф сулы Ямьле Саба” – экологик маршрут проекты
Сулыклар,елгалар,күлләр,чишмәләр – безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Су –кеше яшәгән мохитнең бер өлеше. Авыл яныннан елга агу- зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгында игеннәрнең мул уңыш бирүе дә, урманнарда агачларның, болыннарда үләннәрнең яхшы үсүе дә шушы елгага бәйле. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Саба районы аша узучы елгалар, чишмәләр бездән соңгы буыннарга да чиста саф сулы булып калырга тиеш. Шул уңайдан район мәдәният бүлеге “Саф сулы Ямьле Саба” – экологик маршрут проекты тәкъдим итте.
-
Социаль челтәрләрдә Отар бистәсендәге зур күбек массасы фотолары пәйда булды
Шаһитлар сүзләренә караганда, кайбер урыннарда күбек массасының биеклеге өч-дүрт метрга җитә.
-
1 июльдән Россиядә яңа субсидия алу өчен гаризалар кабул ителә
Субсидия күләме балалар һәм өлкәннәр өчен төбәк хакимиятләре тарафыннан билгеләнгән яшәү минимумнарына бәйле булачак.
-
Мичән авыл җирлегендә төзелеш эшләре
Керәнне авыл клубын төзү эшләре дәвам итә.
-
Аек булмаганнар төнлә йөри
Апрель аенда – 10, майда – 11, июньдә... Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткәндә юл-патруль хезмәткәрләре тоткарлаган йөртүчеләр саны әнә шулай арта бара. Боларның күбесе яшьләр һәм чит ил машиналарында төнлә йөрүчеләр. Мисалга 5 апрельдә Шәмәрдәннең 3 Сентябрь урамында 0 сәгать 30 минутта туктатылган 1993 елгы М. беркетмәгә – 100 грамм, Лермонтов урамында төн уртасында тоткарланган 1990 елгы В. – бер стакан аракы, 1 майда 1 Май урамында 23 сәгать 20 минутта йөргән 1997 елгы Х. 120 грамм самогон эчкәнлекләре турында язалар.
-
Иштуган авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү
Иштуган авылында зират һәм мәчет территорияләрен чистарту буенча эшләр башкарылды.
-
Сабада “Хәтер” шәмнәре кабынды
22 июнь – тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Бу көнне, 80 ел элек Бөек Ватан сугыш – кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугыш башлана.
-
Көн таләбе – сугару
Көннәрнең коры һәм эссе торуы авыл хуҗалыгында ясалма сугаруның әһәмиятен арттырды. Хәзерге вакытта күпьеллык һәм берьеллык үләннәргә су сибү “Саба” җәмгыятенең Сатыш, Кибәче, Килдебәк бригадаларында, “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесендә, Явлаштау бүлекчәсендә оештырылган. Барысы 400гә якын гектар мәйданнар дым ала. Агрегатлар нигездә иртәнге якта һәм кичен көн сүрелгәч эшләтелә.
-
Икшермә кадет-интернат мәктәбе укучысы Зилә Фәрхиева рус теленнән БДИда 100 балл җыйган
БДИдан 100 балл... Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә Икшермә кадет-интернат мәктәбе укучысы Зилә Фәрхиева хыялланып кына калмаган, рус теленнән имтиханын иң югары баллга биргән дә куйган! Зиләне чын күңелдән котлыйбыз, афәрин, Зилә!
-
Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк
Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән.
-
Татарстан эшмәкәрләре үз бизнесларына ярты миллион сумга кадәр акча алачаклар
Үзмәшгуль гражданнар — 100 мең сумга кадәр, ә социаль эшмәкәрләр 500 мең сумга кадәр акча алачак.