23 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Татарстанга грипп килә: прививка ясатырга өлгер
Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе гадәттәгедән бер айга иртәрәк башларга булдылар. Сентябрь башында республикага вакцинаның зур партиясе алынган, бүгенге көндә аны дәвалау учреждениеләренә тарату төгәлләнә. Ә бу атнадан инде прививканы ясатып булачак. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Рузалия Долгова хәбәр иткәнчә, быел барлыгы 800 мең доза "Гриппол" препаратына...
-
Сабалылар "Бәхет кошын" татып карый алачак
Татарстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында "Бәхет кошы" исемле яңа алмагач сортын чыгардылар, ул хәзер сорт буларак дәүләт сынавын уза. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтындә хәбәр иттеләр. Агачның авторы - җимеш бирә торган культуралар селекциясе лабораториясе мөдире, авыл хуҗалыгы культуралары докторы Геннадий Осипов. "Бәхет кошы" алмалары баллы һәм тәмле,...
-
Татарстан президенты вәгъдәсендә торды: ул машинасыннан велосипедка күчте [+фото]
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, вәгъдә иткәнчә, Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә машинасын калдырып, шәһәр буйлап велосипедта йөргән. Иртәнге 7дә үк республика президенты Instagramга эшкә велосипедта килүен язып куйган, шунда ук велосипедының фотосын да урнаштырган.
-
Сабада узган "Татарстан кроссы - 2013"тән фоторепортаж
Хәрәкәттә - бәрәкәт. Йөгергәч, сулышлар иркенәеп, аяклар җиңеләеп китә. Җиңел атлетика өчен бары теләк кенә кирәк.
-
Сатыш-Бигәнәй юлында юл-транспорт һәлакәте: зыян күрүчеләр бар [+фото]
20 сентябрь көнне 16 сәгать 16 минутта Сатыш-Бигәнәй юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Чит ил машинасын иярләгән яшь кыз машинасы белән идарә итә алмыйча башка машина белән бәрелешә һәм машинасы белән кюветка төшеп китә. Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны шунда ук Саба Үзәк хастаханәсенә озаталар. Башка зыян күрүчеләр юк. Фаҗига урынында...
-
Татарстанда машина йөртүче боланны бәрдергән [+фото]
Тукай районында Яр Чаллы юлының 3нче чакрымында машина йөртүче боланны бәрдерә. Хәл 22 сентябрьдә 19 сәгать 38 минутта була. Бәрелешү хәйран көчле булса кирәк - машинаның алгы тәрәзәләре ватылган. Авариядән соң болан урманга кереп качкан, машина шоферына зыян килмәгән. Фотолар prokazan.ru сайтыннан алынды.