23 декабрь 2015 яңалыклары
-
53 яшьлек Роза Сябитованың купальниктан төшкән ФОТОсы күпләрне шаккатырган [+фото]
Илебезнең атаклы телеяучысының тормышында соңгы айларда гел нәрсә дә булса чыгып кына тора. «Без страховки» шоуында төшкән ханым аягын авырттырып, култык таяклары белән эшкә йөрергә мәҗбүр булган иде. Организмы ял таләп итүен аңлап, Роза ханым Дубайга ял итәргә киткән җирендә: "Кояш, һава, су - безнең иң яхшы дусларыбыз. Аягым төзәлә,...
-
Татарстанда армиягә бармыйча качып калучыны суд көтә
Армиягә бармыйча качып калган өчен 20 яшьлек А. М.га карата Арча прокуратурасы таләбе белән җинаять эше кузгатылган. Егет армиягә алынырга яраклы дип табылган. Һәм аны хезмәт итәргә китү өчен чакырып повестка җибәрелгән. Тик татарстанлы ул вакытка хәрби комиссариатка килмәгән, дип белдерә "Арча хәбәрләре" басмасы. Татар-информ
-
Яңа ел дип янгын куркынычсызлыгы турында онытма
Яңа ел якынлашып килгәндә, республикада янгыннар ешайды.
-
"Саба таңнары" төркемендә якыннарыгызга Яңа ел КОТЛАУлары бирэ аласыз
"Саба таңнары" төркемендә якыннарыгызга БУШКА Яңа ел КОТЛАУлары бирэ аласыз. Моның өчен "Саба таңнары" төркемендә кнопкасына басып, үзегезнең котлау хатын җибәрүегез генә кирәк. Фотосы да булса тагын да яхшырак!
-
23 декабрь 1947 ел - Америка физиклары дөньяда беренче булган транзисторны күрсәттеләр
-
23 декабрь - Мәүлид ән-Нәби — Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне
-
23 декабрь - Россиядә Хәрби Һава Көчләренең ерак авиация көне
-
Татарстанда мунча шартлаган: ике кеше зыян күргән
Яшел Үзәннең Западная урамындагы шәхси мунчада килеп чыккан шартлауның сәбәпләрен ачыклау дәвам итә. Шартлау нәтиҗәсендә кирпеч стеналар ишелгән, хатын белән ир зыян күргән. Тәне 1-2 дәрәҗәдә, 20% пешкән 58 яшьлек ирне хирургия бүлегенә китерәләр. Хатын-кызның исә тәне 80% пешә, аны реанимациягә озатырга туры килә, дип хәбәр ителә "Новости Зеленодольска" сайтында....
-
Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
Кучкар Тормышыгызның барлык өлкәләрендә инде күптәннән көтелгән матур гына үзгәрешләр булачак. Бәйрәм алды ыгы-зыгысында ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, эшләрегездә бик шәп нәтиҗәләр күрсәтәчәксез. Үгезбозау Керемнәрегез шул элеккеге дәрәҗәдә калыр, аның каравы шәп кенә өстәмә акча эшләү чыганагы табылыр. Шикле гамәлләрдән сак булыгыз, юкса көннәрдән бер көнне бик зур югалтуларга...
-
Виктор Евтухов: "Төркиядән тукыма кертүне 70-80 процентка киметергә"
Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы Төркиядән тукыма кертүне 70-80 процентка киметергә куша. Төркиядән кертелгән кием-салым һәм тукыма барлык импортның 6 процентын тәшкил итә, аның кадәрне генә Русиядә дә җитештереп була, дигән министр урынбасары Виктор Евтухов. Безнең гәҗит
-
Украина качакларын вакытлы яшәү урыннарыннан чыгаралар
Казандагы Украина качакларын вакытлы яшәү урыннарыннан чыгаралар. Качаклар өчен вакытлыча яшәү урыны дип билгеләнгән «Экспресс» кунакханәсендә «ДНР» һәм «ЛНР»га карамаган авыл, шәһәрләрдә яшәүчеләргә 5нче декабрьдә үк бүлмәләрен бушатырга кушканнар. Калганнарны тагын 60 көнгә калдырганнар, ягъни алар 2нче февральгә кадәр генә шушы кунакханәдә яши ала. Муниципаль хакимиятләр бу эш кануный төстә,...
-
Русиягә каршы санкцияләр озайтылды
Европа Берлеге Русиягә каршы санкцияләрне тагын ярты елга - 2016нчы елның 31нче июленә кадәр озайтырга, дигән карар кабул итте.
-
Казан аэропортында Үзбәкстан эремчеген якканнар
Казан аэропортында Үзбәкстан эремчеген якканнар. Өйдә җитештерелгән эремчек Казанга канунсыз алып киленгән булган. Пассажирларның кулындагы төенчектә булган сөт ризыгын таможня хезмәткәрләре күреп ала. Әлеге ризыклар тартып алына һәм аэропортның утильләштерү мичендә яндырыла. Безнең гәҗит
-
Татарстанда җинаятьләр күбәйгән
Быелның 11 аенда Татарстанда урлаулар 2,5 меңгә арткан. Гомумән, теркәлгән җинаятьләр саны 6 мең булган. Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин моны кризис, эшсезлек, төрмәдә утыручыларның иреккә чыгуы белән аңлата. Казан шәһәренә килгәндә, ел башыннан 20 мең җинаять теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. 2006 елдан соң...