24 апрель 2014 яңалыклары
-
Стилист Влад Лисовец татарстанлыларны соры һәм күңелсез киенүдә гаепли
23 апрель көнне билгеле стилист һәм мода белгече Владислав Лисовец Казанга килде. Үзе әйтүе буенча, шәһәр урамында аңа бары тик бер генә зәвык белән киенгән ыспай егет очраган. Ә менә көчле җил булу сәбәпле прическасы бозылудан курыккан кыз исә аны шаккаттырган. Владислав Лисовецның Казанга беренче мәртәбә генә килүе түгел. Тик...
-
Фаҗига: 16 яшьлек үсмер асылынып үлгән
Питрәч районында ПТУда укучы 16 яшьлек үсмер асылынып үлгән. Малай танышларыннан бурычка акча җыйган булган. Үләр алдыннан шул акчаларны кайтарып бирә алмавы турында язып калдырган, дип хәбәр итә "Татарстан яшьләре" газетасы.
-
Һәркайсыбыз имин йөрсен [+фото]
Хезмәт урыннарында бәла-казаларны булдырмас өчен куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү зарур. Хәзерге куәтле техника, яңадан-яңа технологияләр кулланышка кергән заманда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы аеруча актуаль.
-
"Саба таңнары" газетасына язылу башланды: бергә булыйк, дуслар! [+видео]
Хөрмәтле абунәчеләребез! 1 апрельдән 2014 елның икенче яртысы өчен рәсми төстә һәм яңа бәяләрдән (халыкка - 444 сум, оешмаларга - 498 сум) "Саба таңнары" газетасына язылу башланды.
-
Май бәйрәмнәре якынлашканда Сабада буранлап кар яуды [фото]
Әле кичә генә сабалылар баш киемнәрен салып, аякка җәйге туфли кигәннәр иде. Бүген исә чын кыш килде - Сабада буранлап-буранлап кара ява.
-
Игътибар: Ренат Солтанаевны туганнары эзли
Чаллы шәһәрендә яшәүче Ренат Солтанаевны туганнары эзли. "2014 елның 15 мартында Ренат кичке уннар тирәсендә Чаллыдан Казанга юл тота. Машина маркасы "Лада Калина", төсе көмешсыман, дәүләт номеры М637АЕ/116rus. Туганыбызның кайдалыгын белмибез", - ди апасы Лилия Хаҗиева. Ренатның буе 182 см, кыяфәтенә караганда 20-25 яшьлек. Юлга чыгып киткәндә, кара төстәге көзге...
-
Шәмәрдән егете Испаниядән зур җиңү белән кайтты
Испаниянең Касересе шәһәрендә самбо буенча узган Ауропа беренчелегендә Шәмәрдәннән Ришат Нигъмәтуллин юниорлар арасында үз үлчәү категориясендә (52 кг) призлы 3нче урынга лаек булды.
-
“Саба” бассейнында йөзү буенча мастер-класс булып узды
"Саба" бассейнында физик тәрбия укытучылары өчен йөзү буенча мастер-класс булып узды. Мастер-классны инструктор Насибуллина Г.Р. алып барды. Гөлнур Рифатовна йөзү төрләренең барлык нечкәлекләрен йөзү түгәрәгенә йөрүче укучылар ярдәме белән күрсәтеп, аңлатып үтте. Мәктәп программасына йөзү дәресләре керүне һәм укучыларның, график нигезендә, бассейнга йөрүләрен исәпкә алганда, әлеге мастер-классның физик тәрбия укытучылары...
-
Район финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре сәхнәгә тере дуңгыз алып чыгып шаккаттырды [концерттан фоторепортаж]
э