24 апрель 2020 яңалыклары
-
“Татар авылы” конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек
Бүген шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылган “Татар авылы” конкурсында Саба районы Гран - при яулады. Әлеге җиңү районыбыз "Ак калфак" җирле бүлекчәсе җитәкчеләре булган китапханәче кызларыбызның бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
-
Татарстанда 55 мең мохтаҗ кешегә азык-төлек җыелмалары 29 апрельдә таратыла башлаячак
Җыелмаларны ялгыз пенсионерлар, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр алачак.
-
Мишә авыл җирлегендә волонтерлык эше
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр коронавирус пандемиясе вакытында риск төркемендә торалар, аларга өйдә калырга һәм урамга чыкмаска киңәш ителә. Шуңа Күрә Мишә авыл җирлегендә волонтерлар эшли башлады. Волонтерлар азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыралар.
-
Татарстан мөфтие Галиев мәчетеннән туры эфирда Коръән хәтем кылуны башлап җибәрде
Коръән хәтем кылу көн саен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты аша туры эфирда барачак.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары Г.Тукайның туган көне уңаеннан бөек шагыйребезнең әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар
20-24 апрель көннәрендә татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицисты Габдулла Тукайның туган көне якынлашу уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары укытучылары Галиева Эльвира Раеф кызы һәм Газизова Гүзәл Равил кызы белән берлектә бөек шагыйребезнең әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар.
-
Эпизоотолог: Йорт этләренең тәпиләрен спиртлы антисептиклар белән ышкырга ярамый
Ветеринария белгечләре коронавирус таралу шартларында йорт этләрен тәрбияләү турында сөйләде.
-
Өйдән чыгу өчен пропускларны covid19.tatarstan.ru сайтында гына рәсмиләштереп булачак
Онлайн-сервис өстенлегенең берсе булып, рөхсәт кодын тиз алу тора.
-
Хезмәттә узган гомер
Апрель ае Сабада яшәүче Хаҗип Вәгыйз улы Вәгыйзов өчен дә 90 яшьлек олы юбилее белән истәлекле.
-
«Калеб» җыены һәм Татар китабы йорты онлайн шигыре кичәсе оештыра
Онлайн кичә 25 апрельдә 19:00-20:30 вакыт аралыгында була.
-
Ял көне 16 градус җылы булачак
Җомга төнлә көчле яңгыр явачак.
-
Татарстанда азык үзәкләре сөт терлекчелегенең үсеш нокталары булалар
Татарстан илдә сөт җитештерү күләмнәре буенча иң алда баручылардан санала, Россия сөтенең 6%тан артыгын Татарстан хуҗалыклары җитештерә.
-
Батырлар безнең арада яшәгән
Районыбыздан Бөек Ватан сугышында 8427 кеше катнашкан. Шуларның яртысыннан күбрәге фронтта үлеп калган. Сүз дә юк, һәр солдат, офицер бөтен көчләрен биреп сугышмаса, кан түкмәсә, ил азатлыгы сорау астында калган булыр иде. Райондашларыбыз да үлемнән курыкмаган, кайда гына булсалар да, үзләрен чын батырлар итеп күрсәткәннәр.
-
Терлекчелек фермасы эшлекле җитәкче кулында югары табышлы бизнеска әверелә
Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.
-
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 14 яңа очрагы теркәлгән
Ачыкланган очракларның берсе генә читтән кертелгән, калган татарстанлылар авыру кешеләр белән элемтәдән зыян күргән.
-
Зур кунакны каршыладык: Рамазан ае башланды
Кичә, кояш баю белән Рамазан аен каршы алдык, бүген уразаның беренче көне. Үзизоляция шартларында узучы быелгы Рамазан ае турында Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.