24 июль 2014 яңалыклары
-
Бәрәңге авыруларына каршы ничек көрәшергә
Район җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә битараф түгел. Көрәш чараларын тулырак аңлату максатыннан, узган атнада Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы баш энтомологы һәм фитопотологы Рузалия Хәерованы чакырылды. Ул авыл җирлеге башлыклары һәм шәхи хуҗалык вәкилләренә бәрәңгедә булган авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Хәзерге вакытта бәрәңгенең күп...
-
Сабага базар кирәк
Быел бакчаларда җиләк-җимеш ишелеп уңды. Җиләк-карлыган, чияләр муллыгына исең китәрлек. Алмалар өлгерер чак та җитә. Вакытында өлгереп эшкәртергә генә кирәк. Үзебездән артканын сатар идек, әмма базар юк. Бу күпчелек халыкны борчый торган сорау. Җиләк-җимеш, яшелчәләр чорында булса да ачык базар булдыру мөмкин булмасмы икән? Фатыйх Фәтхерахманов. Байлар Сабасы. Саба шәһәр...
-
Хезмәтне саклау айлыгы бара
21 июльдән республикада урак өсте вакытында хезмәтне саклау айлыгы старт алды. Әлеге чаралар җитештерүдә бәла-казаларны булдырмауга юнәлдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, урак өстендә бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе кырларга һәм ындырга куркынычсыз маршрутларның, шулай ук ашлык җыю техникаларының төзексезлеге сәбәп була. Бу мәсьәләләр урак өстендә хезмәтне саклау айлыгында аеруча игътибар үзәгенә алыначак....
-
Почтада “Почта аша котлау” дигән яңа төр хезмәт күрсәтү кертелә
Быелгы "Белем көне", "Укытучылар көне" бәйрәмнәре уңаеннан почтада "Почта аша котлау" дигән яңа төр хезмәт күрсәтү кертелә. Бүләк белән бергә яки бүләксез котлау открыткасы (бәясе 150 сумнан 1500 сумга кадәр) 15 июльдән барлык почта бүлекләрендә кабул ителә. Почтада шулай ук "Син үзең генә түгел" дигән социаль хәйрия проекты да гамәлгә...
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит" хәйрия акциясе башланды
22 июльдән республикабызда "Китапка икенче тормыш бүләк ит" дип аталган хәйрия акциясе башланды. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала. Акциянең нәтиҗәләренә йомгак мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәләрендә октябрь аенда ясалачак.
-
Игътибар: "Саф караш"лы конкурс
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы яшьләр өчен "Саф караш" III ачык социаль-экологик реклама конкурсы игълан итте. Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге яки бу проблемага үз карашын күрсәтү мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелә. Эшләрдә атмосфера һавасын, су һәм җир байлыкларын саклау, җитештерү һәм куллану...
-
Зөлфәт - футболчы, Алинә - чаңгычы
Укучыларның җәйге яллары дәвам итә. Икшермә авылында урнашкан "Кояшкай" лагереның "Сәләт-Саба" сменасында 20 мавыктыргыч көн уздырган укучыларны 20 июльдә спорт белән шөгыльләнүче 70 бала алыштырды. Боларның сменасы "Яшьлек аланы" дип атала. Дүшәмбедә лагерьны рәсми төстә ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Таһир Шәрәфиев әйткәнчә, каникулның икенче ае үтеп...
-
Өтернәс тавына НЛО төшкән
Инде күпләрнең исен китәрмәсә дә, матбугатта оча торган тәлинкәләр (НЛО) турында язмалар күренгәләп тора. Күктәге билгесез объектларны фотога төшерүчеләр дә бар. Миңа да яшь чагымда һавага очып барган НЛОны хәйран озак күзәтергә туры килгән иде. Бу хәл 1958 елда ук булса да, һич онытылмый. Февраль ахырында хәрби комиссариат юлламасы белән...
-
Лесхозга - вейк парк, Шәмәрдәнгә - мәйданчык төзеләчәк
Республикада "халык социаль проектлары" дип исемләнгән эшләргә конкурс уздырылуы турында хәбәр иткән идек. Барысы да нигезләмәдә язылганча барды: бәйгенең барлык этаплары үтелеп, узган атнада Хөкүмәт йортында муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халык социаль проектлары конкурсы җиңүчеләренә һәм лауреатларына сертификатлар тапшыру тантанасы булды. Безнең районда Лесхоз бистәсендә вейк парк төзү һәм...