24 декабрь 2018 яңалыклары
-
Ольга Васильева мәктәп укучылары өчен өй эшләренең оптималь вариантын атады
2-3 сыйныфларда укучылар өй эшен әзерләүгә – 1,5 сәгать, 4-5 сыйныфларда – 2 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать вакытын сарыф итәргә тиеш.
-
Иске елны… балык тотып озаттылар
Арча районы Урта Сәрдә авылында «иске ел»ны – 2018 елны үзләренчә озатып йөриләр икән. Кызык, күпләр бит иске елны 13 гыйнварда бәйрәм итергә ияләшкән, ә бу авылда исә бу гадәтне декабрь аенда билгеләп үтәләр. Кызык була дип әйттеләр дә, үзем барып карарга булдым.
-
Казанда Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә
Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә үтте.
-
Утсыз калган көн бик сирәк
Традиция буенча, 22 декабрьдә Энергетиклар көне билгеләп үтелә. Моны һәркем беләдерме-юктырмы, шулай да өебездә ут бетсә, без аларны еш искә алабыз. Әмма хәзер утсыз калган көннәр дә бик сирәк. Моңа ничек ирешелә? Район электр челтәре начальнигы Илгиз Талипов белән шул хакта сөйләштек.
-
Депутатлар татарча беләме?
– Татар тарихын төрле яктан йолкыйлар. Бигрәк тә Башкортстанда бездә нәшер ителгән документларны, фактларны, шәхесләрне үзләренеке дип язу гадәтигә әйләнде. Гомумән, күп кенә җирдә тарихны мифлаштыру бара. Әйтик, Казакъстанда Сөембикә-ханбикәбезне казакъ кызы дип язып чыктылар, Астанада Сөембикә урамы бар...
-
Быел Татарстанда 121,3 миллион сумга 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланды
Социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау объектларына капиталь ремонт программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла.
-
Регина – «Татарстан энҗесе»
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында «Татарстан энҗесе-2018 » бәйгесе быел бишенче тапкыр уздырылып, райондашыбыз - Иштуган кызы Регина Иванова «Татарстан энҗесе» титулына лаек булды. Шушы көннәрдә Регина Иванованы район башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итеп, зур җиңүе белән тәбрикләде.