24 декабрь 2019 яңалыклары
-
Әлмәттә ике кроссовер бәрелешкән, зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган
Авария Шевченко һәм Маяковский урамнары киселешендә килеп чыккан.
-
Рөстәм Миңнеханов район мәктәпләре һәм хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды
Бөтен эш республикабызда яшәүче кешеләр файдасына бара, — диде Татарстан Президенты.
-
Киләсе елда республикада Бөек Җиңүне бәйрәм итүдә 1,3 меңгә якын ветеран катнашачак
Элек бер районда 1300 ветеран була иде.
-
"Яңа елга сәяхәт"
Яңа Ел- елның иң якты, мәрхәмәтле, серле һәм матур бәйрәме. Мөгаен, Яңа ел балаларыбызның иң яраткан бәйрәме. Киләчәк бәйрәм уңаеннан Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән "Яңа елга сәяхәт" дигән чара үткәрделәр. Балалар Яңа Елга кул эшләре ясадылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
-
Рифат Фәттахов Гөлсирин белән Азатка да фатир юллап йөри
Рәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов күптән түгел өйләнешкән яшь "ваһаповчылар" Гөлсирин белән Азатка фатир алу өчен Татарстанның мәдәният министрлыгына документлар тапшырылуы турында хәбәр итә.
-
Шәңгә пешерәбезме?
Кемдер дучмак ди, кемдер шәңгә ди, бәрәңге пәрәмәче дип йөртүчеләр дә бар. Кемдер таба зурлыгында итеп пешерә, кемдер кечкенә өлешләргә бүлеп, өлешле итеп пешерергә ярата. Ничек кенә булса да, шәңгәне ашап, яратмый киткәннәр кешеләр әз. Иң җиңел рецептны тәкъдим итәбез!
-
Синоптиклар яңгырлы юеш кар һәм көчле бозлавык вәгъдә итә
Көньяктан талгын җил исәчәк.
-
«Башлангыч сыйныфлар атналыгы»
Методик берләшмә планы нигезендә, Ә. А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-18 декабрь көннәрендә “ Башлангыч сыйныфлар атналыгы” үткәрелде.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә алкалы хоккей уеннары сезоны ачылды
Шәмәрдән авыл җирлегендә алкалы хоккей буенча ярыш узды. Беренчелекне Шекше авыл җирлеге командасы алды. Икенче урын- Мишәбаш, оченче урын- Шәмәрдән, дүртенче урын – Лесхоз командаллары яллады.
-
Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирханның хыялын тормышка ашырачак
Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты
-
Әбисе Данир Сабировка: "Сугышып үлегез!"
Юмор остасы Данир Сабировның инстаграмдагы посты интернетта шау-шу куптарды. Шушы көннәрдә артистның әбисе - хатыны Миләүшәнең әнисе Диләрә ханымның туган көне булган.
-
Кызыл-Мишә мәдәният йортында автор-башкаручы Раил Гаязов белән очрашу
20 декабрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында автор-башкаручы Раил Гаязов үзенең сольный концертын куйды. Концерт Раилнең сүзләренә язылган җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды. Концертта Раил үзенең нинди талант иясе икәнен генә күрсәтеп калмады, халыкны да җырлатты, сканвордлар чиштереп ял иттерде.Әлеге концертта шулай ук авылыбызның үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Тамашачыга концерт бик ошады!
-
Рафис Борһанов Тукай районында өйрәнүләрдә балалар имгәнү турында хәбәрне кире какты
Алга таба мондый штаттан тыш хәлләр булганда, муниципалитетларга киңәшләшеп эшләргә киңәш ителә. Бүген, 09:47
-
Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак
Хәзер республика антициклон перифериясендә, ул Татарстан территориясендәге һава торышын билгеләячәк.
-
Кыш бабайлар парадка чыга
Иртәгә – 25 декабрьдә 17 сәгатьтә үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Ул традицион Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән үрелеп барачак. Барыгызны Сабаның үзәк мәйданына тамаша карарга чакырабыз. 26 декабрьдә Шәмәрдән бистәсендә чыршы ачылышы 17:00 сәгатьтә.