25 февраль 2021 яңалыклары
-
КВН 2021 Мәктәп Лигасының ярымфинал уеннары
25 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбе базасында Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, КВН 2021 мәктәп Лигасының ярымфинал уеннарының беренче көне узды. Уенда Лесхоз урта мәктәбе, Завод Нырты урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәбе командалары үзара көч сынашты. Һәр команда үзләрен сәхнәдә иркен тотты, чыгышларның юмор хисенә бай булулары, бер берсен кабатланмас булулары белән аерылып торды.
-
26 февральгә һава торышы
26 февральдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак, кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан 15-17 метр тизлектә көчле тизлектә җил исәчәк. Төнлә -14..-19˚, көнчыгыш районнарда -24˚, көндез -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -16˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре
Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Түбәсен алыштыру төгәлләнеп килә, шуның белән беррәттән эчке ремонт эшләре дә башкарыла.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия губернаторларының илкүләм рейтингында кабат беренче булды
Мәскәү мэры Сергей Собянин – икенче, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Кувайшев өченче урында.
-
Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт терапиясе
Хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары ярмалар кулланып, "Трудотерапия"социаль технологиясе буенча кул эшләре белән шөгыльләнделәр.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат
Роберт Галиевка 67 яшь иде.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на линейной части магистральных нефтепроводов и перекачивающих станциях в Пермском крае, Республиках Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Татарстан, Самарской и Свердловской областях.
-
АПК өлкәсендә субсидияләр алу уңайлыгы буенча сораштыру
Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ белән берлектә, АПК өлкәсендә субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра.
-
СалаваTIK - Әпипә
Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!
-
"Тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү" - тәрбиячеләрнең район семинары
Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында, тәҗрибәләр аша әйләнә-тирәне өйрәнү темасы астында, тәрбиячеләрнең район семинары булып узды. Тәрбияче Каримова Г.Ф. 3-4 яшьлек балалар белән “Диңгезгә сәяхәт”, тәрбияче Рахимуллина Р.Х. 5-7 яшьлек балалар белән “Ел фасыллары алмашы” темасына ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр.
-
Казанда технология фәне буенча узган олимпиаданың республика этабында Саба районы укучылары уңышлы чыгыш ясады
Сәләтле балалар мәктәбеннән Багманова Лиана җиңүче, Мухаметова Сафия, Радаева Әлфия, Вәлиева Мәрьям (укытучылары Валеева Р.Р.) һәм Сатыш урта мәктәбеннән Хисамиева Ясмилә (укытучысы Гильманова А.Н.) призлы урыннарга ия булдылар. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Роман Вильфанд кайбер төбәкләрдә температураның кисәк күтәреләчәге хакында кисәтте
Синоптик сүзләренчә, бу әле яз башлана дигән сүз түгел.
-
Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле
Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез. Коррупциягә каршы көрәш безнең дәүләт эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булды һәм шулай булып кала да.
-
Туры эфирда коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләрнең сәламәтлегенә ничек зыян салырга мөмкин булуы турында сөйләр
Табиблар ни өчен гражданнарның бу категориясен хәвеф-хәтәр төркеменә кертәләр, үзен һәм якыннарын СОVID-19ның организмга тискәре нәтиҗәләреннән саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?