25 март 2015 яңалыклары
-
230 мең сум ришвәт алсаң нишләтәләр
КМТТУ (КДТУ) доценты Татьяна Полякова зачет кую өчен студентлардан 230 мең сум ришвәт алуда гаепле дип табылган. Тикшерү барышында укытучының семестр дәвамында да ялган билгеләр куюы ачыкланган. Моны да ул бушка эшләмәгән, билгеле. Суд аны 2 ел да 6 айга хөкем иткән, хатын җәзасын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәчәк. Моның...
-
Акча яндыру: тәмәке тартуны ташларга вакыт
Март аенда тәмәке җитештерүчеләр үз продукцияләренә бәяне ике тапкырга арттырган. Яңа хаклар 2-3 айдан соң гамәлгә керә. Быелның гыйнварында тәмәке бераз кыйммәтләнгән иде инде. Ул чакта, маркасына карап, бәя 8-9 сумга артты. Җәен тәмәкенең хакы тагын да күтәрелергә мөмкин.
-
1 апрельдән социаль пенсияләр арта
РФ Хөкүмәтенең быелгы 18 март карары нигезендә 2015 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр күләме 10,3 процентка арта. Шулай ук аерым категория гражданнарга ай саен акчалата түләүләр күләме дә 5,5% ка индексацияләнәчәк. Болар - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаилә әгъзалары, Социалистик Хезмәт Геройлары,...
-
Татарстанда узган ел 400 наркоавыру, сәламәтлекләре яхшыру сәбәпле, исәптән төшерелгән
Тагын 130 кеше, үлү сәбәпле, исәптән төшерелгән Бүгенге көндә Татарстанда,наркотиклар куллануга бәйле рәвештә, 10 мең кеше диспансер исәбендә тора, тагын 9 меңе - профилактика исәбендә. Бу мәгълүматларны "Татар-информ" мәглүмат агентлыгында узган "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге...
-
Сентябрьдә булачак сайлауларга кадәр Президентыбыз Татарстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Владимир Путин Татарстан башлыгы постында вәкаләтләр срогы чыгып килүче Рөстәм Минңнехановны сентябрь аенда булачак сайлауларга кадәр Татарстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Әлмәт таңнары
-
Гараж өчен дип бирелгән җир, чынлыкта, сату офисы өчен файдаланылган
Зәй шәһәр прокуратурасы җир максатчан файдаланмаган дип тапкан Зәй шәһәр прокуратурасы җир кишәрлегеннән максатчан кулланмаган өчен "Строительный Двор» ҖЧҖ директорын административ җаваплылыкка тарту буенча карар чыгарды. Ул хәзер Росреестр идарәсе Зәй бүлеге каравына куелды. Биредә гараж өчен дип бирелгән җир участогының сату офисы мәнфәгатьләрендә файдаланылуы ачыкланган, дип хәбәр итә "Зәй...
-
Мэр Илсур Метшин Венера Ганиеваны юбилее белән котлады
В.Ганиева юбилей кичәләренә әзерләнә ТРның һәм РФның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Дуслык ордены" кавалеры Венера Ганиева бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. 60 яшьлек юбилее белән җырчыны Казан мэры Илсур Метшин котлады. "Сезне барлык казанлылар, иҗатыгызны сөючеләр исеменнән, шулар арасында мин дә бар, юбилеегыз белән тәбрик...
-
Теләче - Әбде юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
23 март көнне сәгать 14:36 минутта Теләче - Әбде юлының 15нче километрында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
Интернетта язышу кыз баланыӊ үлеменә китергән
Башкортстанныӊ Октябрьск шәһәрендә 14 яшьлек кызныӊ үлеменә китергән интернетта язышу тарихын өйрәнәләр. Тикшерү органнары хәбәр итүенчә, 27 гыйнвар көнне кыз бала дарулар эчеп, бу дөнья белән саубуллашырга җыена. Хастаханәдә аӊа бу адымын эшләргә мөмкинлек бирмиләр. Әмма 17 февраль көнне шул ук диагноз белән кыз бала янәдән хастаханәгә китерелә һәм аӊына...
-
Илназ Сафиуллин үз-үзен яндырган [+фото]
Быел романтик җырчы Илназ Сафиуллинның иҗатына 10 ел. Юбилейга җырчы бик нык әзерләнә. Моңа бер дәлил - тиздән дөньяга чыгачак клибы. Клип "Рәхмәт" исемле җырга төшерелгән. Җырның сүзләрен дә, көен дә Илназ Сафиуллин үзе иҗат иткән. Алай гына да түгел, җырның рус телендәнге варианты да бар. Әмма исеме генә башкачарак:...
-
Казан XI Мөселман киносы фестивалене бюджеты якынча 15 миллион сум тәшкил итәчәк
Ул узган елгыдан аерылмый, дип хәбәр ителде ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә Казан XI Мөселман киносы фестиваленең бюджеты быел да үзгәрешсез калачак һәм якынча 15 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина хәбәр итте. "Фестивальнең бюджеты үзгәрешсез...
-
Язгы ташу вакытында Татарстанның 6 муниципаль берәмлегенә су басу куркынычы яный
Биредә кар запаслары максималь күзәтелә
-
Арча районы Корса авылындагы йортта янгын вакытында 4 кеше янып үлгән
23 нче март көнне, сәгать 01:46 минутта Корса авылының Мәктәп урамындагы йортта янгын чыга. Янгын 69 квадрат метрга тарала, өйдә булган 52 яшьлек ир, 51 яшьлек хатын-кыз, 12 һәм 7 яшьлек онык кызлары янып үлә. Ут чыгуның төп сәбәбләре әлегә ачыклана. Хөрмәтле Сабалылар! Ут һәм электр приборлары белән эш иткэндә...