25 май 2019 яңалыклары
-
Республикакүләм ифтарда катнашучылар намаз укырга әзерләнә
Татарстан мөфтие ураза өчен әҗерләр бирелүен, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәл күпкә тапкырлануын искәртте.
-
Җитмеш яшьлек фермер
Дөресрәге, “Гарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәйзерахман абый хәзер 72нче яше белән бара. Әмма виктория җиләге янына килеп туктаган “Беларус” тракторыннан төшкәндә ул әле егетләрчә җитез тоелды. Чөнки табигатьнең бу матур җирендә яшәрмәс җиреңнән яшәрерсең.
-
Иртәгә туфракта кырау көтелә
Көндез максималь һава температурасы +18..+23, дип фаразлый синоптиклар.
-
«Хезмәткә һәм оборонага әзер»
2019 елның 24 маенда Байлар Сабасында «Олимп» стадионында Саба муниципаль районы Финанс - бюджет палатасы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Сабантуй «спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.
-
Айгөл Фазыйлова операциядән соң үзен ничек хис итүе билгеле
Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова Инстаграмда хосписка күченүе турында хәбәр иткән иде. Ул Сочидан кайтканнан соң авырып китә: үзенә-үзе аяк ботына уколлар кадый, әмма аягы шешеп, үлек җыя башлый.
-
VII республикакүләм ифтарны онлайн күрсәтелә
Трансляциянең 18:00 сәгатьтә башлануы планлаштырыла.
-
Федераль Сабан туенда быел да автомобиль уйнатыла
Татарстаннан бәйрәм мәйданына дүрт йөк машинасы белән җиһазлар озатылган инде.
-
Сәләтле балалар мәктәбенең ундүрт розасы чәчәк атты
Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында соңгы кыңгырау унберенчене тәмамлаган 7 егет һәм 7 кыз өчен чыңлады
-
Беренче канал "Голос.Дети" проектының җиңүчеләрен атады
Беренче канал җитәкчесе Константин Эрнст оештыручылар кабаттан тавыш бирү уздырып тормады дип белдерде. Кем җиңде соң.
-
День полотенца
Каждый год 25 мая во многих странах мира поклонниками творчества известного британского писателя Дугласа Адамса отмечается День полотенца (Towel Day). В течение целого дня они носят повсюду с собой полотенце, не расставаясь с ним ни на минуту, таким образом отдавая дань памяти своему любимому писателю.