25 июнь 2015 яңалыклары
-
Консерва банкасында Казан һавасы сатыла
Универсиада вакытында чәк-чәк, сувенирлар белән бергә кибетләрдә консерва банкасына тутырылган Казан һавасы да сатканнар. Аны туристлар чират торып алган икән. Хәзерге вакытта да әлеге үзенчәлекле бүләк-сувенирны кибетләрдә очратырга була, "Шәһри Казан" журналисты Бауман урамындагы бер кибеттә консерваны сатып алуга да ирешкән. Менә бит ачыш! Күкрәк киереп Татарстан һавасын сулыйсы килгән...
-
Дмитрий Хворостовскийның баш миендә шеш табылган
Җырчы Дмитрий Хворостовскийның баш миендә шеш табылган. Әлеге хәбәр аның рәсми сайтында пәйда булды. Россиянең танылган опера җырчысы каты чирләү аркасында август азагына кадәр барлык концертларын да күчергән. Хворостовский бу атнада ук дәвалау курслары уза башлый икән инде. Җырчы чирне җиңәренә ышана. Шуңа да ул сентябрьдә Нью-Йоркта гастрольләремне дәвам итәчәкмен,...
-
Минтимер Шәймиев: «Без тормыш күргән, шуңа эшләребез уңышлы»
Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе яңа чор парламентчылыгының - 25 еллыгы, республика казанышларының сере һәм тормыш кыйммәтләре турында - Нәрсә генә эшләмәгән без! - ди Минтимер Шәрипович һәм ихлас елмая... Ул бу җөмләне әйткәнче, Кремльнең киңәшмәләр залында без аның белән тарих җепләрен шактый сүтәргә өлгергән идек инде. Борис Ельцинның: «Суверенитетны...
-
“Саба таңнары” газетасы сайтында яңа хезмәт
1 июльдән башлап «Саба таңнары» газетасына бирелгән котлаулар, реклама һәм белдерүләр БОНУС формасында электрон газетага һәм "Вконтакте" сайтының "Саба таңнары": реклама һәм белдерүләр төркемендә урнаштырылып барачак.
-
Тиз, бүген, хәзер үк баерга теләүчеләр арта
Республикада яшәүчеләр финанс пирамидаларына акча ташуны дәвам итә. Ялган оешмалар саны буенча Татарстан хәтта алдынгылар рәтенә эләккән. Сәбәбе гади: финанс парамидалары саны халыкның уртача керем дәрәҗәсе үскән төбәкләрдә арта икән. Ә хәерче баеса? "Бу турыда кат-кат сөйләп торуга да карамастан, ялган оешмаларга акча илтеп, "ятьмә"гә эләгүчеләр саны кимеми", - диде...
-
Үлемгә китергән уен-шаяру
Башкортстанның Кырмыскалы районында Яңа Плотина күле буенда малайлар чокыр казып, бер-берсен комга күмеп уйнаган. Шунда 8 яшьлек малай казылган чокырга үзе төшә. Иптәшләре аны шаярып ком белән күмә башлыйлар. Шул чакта баланың тын юлларына ком эләгә. Тончыга башлаганын күреп, балалар аны кире казып алалар һәм авыз эчен күл суы белән...
-
Татарстан укытучылары аттестацияләүне электрон рәвештә уза
Татарстанның югары квалификация категориясенә дәгъва белдергән укытучылары 22-26 июнь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли торган аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышларында беренче мәртәбә катнаша. Тагын бер яңалыкка игътибар юнәлтү зарур: быел аттестация үткәндә "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" мәгълүмати системасы файдаланыла. Моңа кадәр педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү кәгазь форматта уздырыла иде....
-
Лилиана Ирназарова кабат әни булырга җыена
Җырчының тормышында күңелле вакыйгалар көтелә. Тиздән, июль урталарында Лилиана икенче тапкыр әни булырга җыена. Улы Назарга иптәш алып кайтырга исәбе. Йөкле булгач, быел Сабантуйларында да катнашмаган, барлык чакырган җирдән баш тарткан. "Бәбинең кем икәнен әлегә әйтмим, сабыйга исемне дә уйлап куйдык инде", - дип белдергән Лилиана "Интертат.ру" сайтына. Туйлар.ру
-
Бүген 28 градус җылы булачак
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 25 июньдә, республиканың кайбер төбәкләрендә, башлыча көньяк һәм көнчыгыш районнарда төнлә, шулай ук көндез яшен булуы көтелә. Яшен вакытында төньяк һәм төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 23 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы 28 градус җылы булачак....
-
Иске Җөри авылында булган гарасат нәтиҗәләре [+фото]
Кичә табигать кабат кешелек дөньясынннан өстен һәм көчле булуын исбатлады - урыны белән купкан гарасат шактый зыян китерде. Көчле яңгыр аркасында Казанда, мәсәлән, урамнар су астында калды, көчле җил агачларны тамыры белән генә аударды, ә яшен сугып өр-яңа троллейбус сафтан чыкты. Табигатьнең усал шаяруына каршы берәү дә көрәшә алмый. Бары...